tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедәге “Татар кызы–2018” бәйгесендә җиңүче: Иң авыры ашарга пешерү булды
Чиләбедәге “Татар кызы–2018” бәйгесендә җиңүче: Иң авыры ашарга пешерү булды

Чиләбедәге “Татар кызы–2018” бәйгесендә җиңүче: Иң авыры ашарга пешерү булды

Халыкара “Татар кызы-2018″ финалында Чиләбене ике туташ тәкъдим итәчәк.”Татар кызы-2018” төбәк конкурсында Златоуст шәһәреннән Ризидә Мигранова беренчелекне яулаган. Икенче урынга Магнитогорск каласыннан Илина Канбекова лаек булган. Алар икесе дә Казанда октябрь аенда узачак “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашачак. 

Илина Канбәковага 23 яшь, ул металлурглар шәһәрендәге татар хәрәкәтенең иң актив катнашучысы. “Йолдыз” вокаль ансамбле солисты, “Татары Магнитки. Ялкын” татар автономияле яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, Халыклар Дуслыгы йортының татар мәдәнияте бүлеге газетасының мәкаләләре авторы.

 

Конкурс турында Халыкара проектның катнашучысы үзе сөйләде.

– Илина, “Татар кызы”нда ничек катнашырга булдың?

– Мин инде ике ел элек үк катнашырга хыяллана идем, әмма ул елларда тулысынча әзер булмадым. Татар телен җентекләп өйнергә, тәҗрибә тупларга кирәк иде. Халыклар Дуслыгы йортының хезмәткәрләре, якыннарымның ярдәме белән быел мин катнашырга карар кылдым. Алар миңа берсүзсез катнашып карарга киңәш итте. Мин вакытын җиткәнен үзем дә сизгән идем.

– Конкурсның беренче этапларында сине нәрсә көтте?

– “Татар кызы” бәйгесе күптөрле сынаулардан торды. Баштан татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм теленә бәйле тест сораулары булды. Үзем дә көтмәдем, барлык катнашучылар арасында иң югары баллны мин җыйган булып чыктым.

– Кайсы сынау күбрәк истә калды?

– Авылда үткән сынау, билгеле. Һәр биремне башкарганда тизлек тә, сыйфат та исәпкә алынды. Болар барысы да жюри әгъзаларының игътибарлы карашлары һәм видеокамералар астында үтте. Безгә каен агачы себеркесен, кыр чәчәкләре бәйләмен җыярга туры килде. Шул ук вакытта, аларның файдалы якларын татар телендә сөйләргә кирәк иде. Аннан соң, майга каймак салып, тавыкны әзерләдек.

– Биремнәрне үтәгәндә кызыклы мизгелләр булдымы?

– Шул ук тавыкны әзерләгәндә! Һәр бирем вакытында төшерү төркеме йөрде. Ул безнең һәр хәрәкәтебезне игътибарга алды, кайвакыт, хәтта комментарий бирүне дә сорады. Мин мескен тавык белән басып торганда болай дип әйткәнем: “Мин аны хәзер кулымда тотып торам, безнең белән барысы да яхшы”. Операторлар төшерүне туктатып, көләргә тотынды.

– Конкурс барышында кәефең нинди иде? “Җиңү һәм тагын бер кат җиңү”ме?

– Беренче урын алу өчен бүтәннәрне түбәнсетеп карау дигән уем булмады. Мин яңа тәҗрибә алыр өчен, яңа хис-кичерешләр, танышулар өчен бардым. Миңа татар мәдәниятенең мин белмәгән үзгә мохитенә “чуму” күпкә мөһимрәк булды.

– Конкурста җиңгәнеңне ишеткәч, нәрсәләр кичердең?

– Мине томалаганнар кебек булып китте. Чынлап! Баштан аңлашылмаган халәттә булдым, соңыннан күз яшьләрем агылды. Көтелмәгәнлектән дә, бәхеттән дә. Моны кабул итәр өчен, миңа берничә көн кирәк булды.

– Бу бит әле төбәкара этап кына. Димәк, сине “Татар кызы” бәйгесенең дәвамы көтә?

– Әйе. 1-5 август көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында Казанда “Татар кызы – 2018” конкурсының ярымфиналы үтәчәк. Мин анда Көньяк Уралны тәкъдим итәчәкмен.

 Люция Мөхәммәдшина, Зилә Мөбәрәкшина

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*