Нижгар төбәге татар тарихында, татар халкында тирән эзен калдырган шәхесләре белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Узган елда гына шундый ике бөек якташыбызның (Сафаҗайдан Хөсәин Фәезханов һәм Актуктан Рәшит Ваһапов) юбилейларына туры китереп, аларның тормышларына, башкарган хезмәтләренә югары бәя биреп, якты истәлекләрен мәңгеләштерү һәм бүгенге буынга аларның кыйммәтле мирасын ирештерү буенча шактый мөһим чаралар узды.
Ә рухи һәм дөньяви мөгаллимебез Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган чаралар 2023 елның 22 декабрендә Түбән Новгородта аның исемен йөрткән ислам институтын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу чарасы белән йомгакланды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы, профессор Дамир хәзрәт Мөхетдинов әлеге шатлыклы вакыйганың хөрмәтле кунагы иде һәм ул бу мәҗлеснең тантаналы өлешен алып барды да.
Авыллардан килгән имамнар һәм рухи тормышыбызда хәйрия гамәлләре белән танылган хөрмәтле кунаклар «Родом из татар: к 200-летию со дня рождения Хусаина Фаизханова» исемле тарихи экспонатларга бай булган күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, Түбән Новгородның ислам институты ректоры, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов Идел буе федераль округында Россия Диния нәзарәте рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсовның изге Коръән укуын үтенде, аннары сүзне Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәткә тапшырды. Ул, әлеге чараны алып баручы буларак, барча кунакларны җылы сәламләде, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның котлау хатын укып үтте һәм әлеге рухи чараның кунакларына бер- бер артлы сүз бирә барды.
“Аз яшәп тә татар халкы һәм мөселманнары өчен күп эшләр башкарып калдырган якташ мөгаллимебез Хөсәин Фәезхановның (1823-1866) тарих тузанында югалып барган якты исемен, бүген дә файдалы һәм актуаль булган хезмәтләрен табып алып, аларны халыкка җиткерүдә Дамир хәзрәтнең эзлекле хезмәте олы игътибарга лаек”, – дип сөйләде өлкә имамнары лидеры Гаяз хәзрәт Закиров.
Түбән Новгородның Тәүбә мәчете һәм Х.Фәезханов исемендәге ислам институты урнашкан, үткән елда I Идел буе сабан туе узган Автозавод районы җирлегенең администрация башлыгы Александр Нагин татарларның халыкара дуслыкны ныгытуга керткән өлешен, якын чит илләрдән күченеп килгән дин кардәшләренә өлкә Диния нәзарәтенең безнең шәһәр мохитенә җайлашырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Ә Дамир хәзрәт Автозавод администрациясенең Тәүбә мә- чете төзелешенә дә, ислам институтын ремонтлауга да керткән өлешен һәм бүген дә шәһәрнең мөселман оешмалары белән дустанә мөгамәләдә торуын искәртте.
Шулай ук татар халкына һәм өлкә Диния нәзарәтенә булган җылы карашларын үз чыгышларында шәһәр Думасы рәисе урынбасары Владимир Тарасов, Түбән Новгород өлкәсе буенча антимонополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Ленар Шафигуллин, шәһәрнең Иҗтимагый палатасы рәисе Сергей Горин белдерделәр.
Ә менә Түбән Новгородның “Халыклар бердәмлеге йорты” директоры Роман Кошелев өлкә татар һәм рухи оешмаларының төбәгебездә яшәүче йөздән артык милләт вәкилләрен бер- ләштергән һәм ул җитәкләгән учреждениедә оештырылып килгән мәдәни-патриотик чараларда актив катнашулары, СВОдагы хәрбиләргә ярдәм кылулары турында сөйләде, илебездә бердәмлекне ныгытуга, Украина җирлегендә Россия ихтыяҗын яклауда җиңүне якынайтуга актив булышкан милләттәшләребезгә үз рәхмәтен белдерде.
Нижгар епархиясенең протоиерее Дионисий Соловьев илебездә киң таралган һәм традицион булган православие, ислам һәм иудаизм диннәренең үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәве турында әйтте. “Без барыбыз да үз халкыбызга башка диндә булучыларның да рухи гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләп киләбез, чөнки һәр дин кешене дөрес яшәргә, мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга, тынычлыкны сакларга, халыкара дуслыкны ныгытырга өнди”, – диде православие вәкиле. Шул сүзләрдән соң, Дамир хәзрәт Дзержинскның Җәмигъ мәчете манарасын алтын төскә капларга нәкъ Нижгар епархиясе булышканны искә төшереп үтте.
Нижгар төбәгендә динара дуслыкны җирле ортодоксаль иудаизм оешмасы рәисе урынбасары Аркадий Чапрак конкрет мисаллар белән тагын бер кат исбатлады.
Түбән Новгородтагы Н.И.Лобачевский исемендәге университетның дөнья тарихы һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Александр Корнилов нәкъ шушы югары уку йортында Дамир хәзрәтнең студент булган елларын искә алды, аннары бергәләп Хөсәин Фәезхановның хезмәтләрен өйрәнүләре турында сөйләде, бүген дә аның белән тыгыз элемтәдә булуын ассызыклап үтте.
Чыгыш ясаган хөрмәтле кунакларга рәхмәт белдереп, Дамир хәзрәт “Родом из татар” күргәзмәсе хакында тулы мәгълүмат бирде, мәгърифәтчеләр Хөсәин Фәезханов белән аның остазы Шиһабетдин Мәрҗани арасында тыгыз элемтә һәм эшлекле аралашу булганын мисаллар ярдәмендә аңлатты һәм узган ел башында Сафаҗайда үткән XIX “Фәезханов укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә игълан иткән һәм Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган I крайны өйрәнүчеләр өлкә конкурсында җиңүчеләрне билгеләп үтте һәм бүләкләде. Шунысы куаныч: беренче урынны Зур Рбишча мәктәбе укучысы Диләрә Измайлова алды һәм аның фәнни җитәкчесе буларак, тарих укытучысы Әлфия ханым Мөхәммәтҗанова да бүләкләнде.
Безнең борынгы мөгаллимебезгә багышланган региональ конкурс җиңүчеләре итеп Лобачевский университеты студентлары Алексей Данилин, Михаил Белореков һәм Софья Моченова табылды.
Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган чараларны оештырудагы фидакарь хезмәтләре өчен аның медале белән Гаяз хәзрәт, Фәнис хәзрәт һәм дә В.И.Ленин исемендәге Түбән Новгород өлкә универсаль китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар һәм китаплар бүлеге мөдире Нина Кустова бүләкләнде.
Мөселман проектларын Түбән Новгород өлкәсендә тормышка ашырырга даими рәвештә булышып торган, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертеп килгән Наил Шәмил улы Низаметдинов Россия мөселманнарының “Казанышлар өчен” медаленә, ә Рәшит Яхъя улы Хәсәнов (өченче фотода) белән Рушан Фазылҗан улы Шаһимәрдәнов Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Әлеге чарага хөрмәтле кунаклар булып чакырылган Сергач округының күренекле эшмәкәре Ирфан Шаипов һәм уңышлы фермеры Фаил Арифуллин шушы вакыйга бүләге итеп ислам институты ихтыяҗына 100 мең сум садака тапшырды, ә шәһәрнең тарихи Җәмигъ мәчете ашханәсенә 100 кг шикәр комы бүләк итте.
Ислам институты ашханәсендә барча кунакларны бай табын артында тантаналы сыйлаганнан соң, Дамир хәзрәт Сенной мәйданындагы мәчеттә эчтәлекле вәгазь сөйләде, җомга намазын укытты һәм шуннан соң кабат аш табыны артында нык кына тамак ялгап алган имамнар һәм кунаклар зур күңел канәгатьлеге белән кире юлга чыкты.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы