tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәезханов елы тәмам
Фәезханов елы тәмам

Фәезханов елы тәмам

Нижгар төбәге татар тари­хында, татар халкында тирән эзен калдырган шәхесләре белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Узган елда гына шундый ике бөек якташыбызның (Сафаҗайдан Хөсәин Фәезханов һәм Актуктан Рәшит Ваһапов) юбилейларына туры ките­реп, аларның тормышлары­на, башкарган хезмәтләренә югары бәя биреп, якты истәлекләрен мәңгеләштерү һәм бүгенге буынга аларның кыйммәтле мирасын ирештерү буенча шактый мөһим чаралар  узды.

Ә рухи һәм дөньяви мөгаллимебез Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган ча­ралар 2023 елның 22 декабрендә Түбән Новгородта аның исемен йөрткән ислам институтын капи­таль ремонттан соң тантаналы ачу чарасы белән йомгаклан­ды. Россия мөселманнары Ди­ния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы, профессор Дамир хәзрәт Мөхетдинов әлеге шатлыклы вакыйганың хөрмәтле кунагы иде һәм ул бу мәҗлеснең тантаналы өлешен алып барды да.

Авыллардан килгән имамнар һәм рухи тормышыбызда хәйрия гамәлләре белән танылган хөрмәтле кунаклар «Родом из та­тар: к 200-летию со дня рождения Хусаина Фаизханова» исемле тарихи экспонатларга бай булган күргәзмә белән танышып чык­каннан соң, Түбән Новгородның ислам институты ректоры, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбаса­ры Фәнис хәзрәт Салахетди­нов Идел буе федераль окру­гында Россия Диния нәзарәте рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсовның изге Коръән укуын үтенде, аннары сүзне Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәткә тап­шырды. Ул, әлеге чараны алып баручы буларак, барча кунаклар­ны җылы сәламләде, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның котлау хатын укып үтте һәм әлеге рухи чараның кунакларына бер- бер артлы сүз бирә барды.

“Аз яшәп тә татар халкы һәм мөселманнары өчен күп эшләр башкарып калдырган якташ мөгаллимебез Хөсәин Фәезхановның (1823-1866) та­рих тузанында югалып барган якты исемен, бүген дә файдалы һәм актуаль булган хезмәтләрен табып алып, аларны халыкка җиткерүдә Дамир хәзрәтнең эз­лекле хезмәте олы игътибарга лаек”, – дип сөйләде өлкә имам­нары лидеры Гаяз хәзрәт Заки­ров.

Түбән Новгородның Тәүбә мәчете һәм Х.Фәезханов исемендәге ислам институты урнашкан, үткән елда I Идел буе сабан туе узган Автозавод районы җирлегенең администра­ция башлыгы Александр Нагин татарларның халыкара дуслык­ны ныгытуга керткән өлешен, якын чит илләрдән күченеп килгән дин кардәшләренә өлкә Диния нәзарәтенең безнең шәһәр мохитенә җайлашырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Ә Дамир хәзрәт Автозавод администрациясенең Тәүбә мә- чете төзелешенә дә, ислам ин­ститутын ремонтлауга да керткән өлешен һәм бүген дә шәһәрнең мөселман оешмалары белән дустанә мөгамәләдә торуын искәртте.

Шулай ук татар халкына һәм өлкә Диния нәзарәтенә булган җылы карашларын үз чыгыш­ларында шәһәр Думасы рәисе урынбасары Владимир Тарасов, Түбән Новгород өлкәсе буенча антимонополиягә каршы феде­раль хезмәт идарәсе җитәкчесе Ленар Шафигуллин, шәһәрнең Иҗтимагый палатасы рәисе Сер­гей Горин белдерделәр.

Ә менә Түбән Новгородның “Халыклар бердәмлеге йорты” директоры Роман Кошелев өлкә татар һәм рухи оешмаларының төбәгебездә яшәүче йөздән артык милләт вәкилләрен бер- ләштергән һәм ул җитәкләгән учреждениедә оештырылып килгән мәдәни-патриотик чара­ларда актив катнашулары, СВО­дагы хәрбиләргә ярдәм кылула­ры турында сөйләде, илебездә бердәмлекне ныгытуга, Украина җирлегендә Россия ихтыяҗын яклауда җиңүне якынайтуга актив булышкан милләттәшләребезгә үз рәхмәтен белдерде.

Нижгар епархиясенең про­тоиерее Дионисий Соловьев илебездә киң таралган һәм тради­цион булган православие, ислам һәм иудаизм диннәренең үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәве турында әйтте. “Без ба­рыбыз да үз халкыбызга башка диндә булучыларның да рухи гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләп киләбез, чөнки һәр дин кеше­не дөрес яшәргә, мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга, тынычлык­ны сакларга, халыкара дуслыкны ныгытырга өнди”, – диде право­славие вәкиле. Шул сүзләрдән соң, Дамир хәзрәт Дзержинскның Җәмигъ мәчете манарасын ал­тын төскә капларга нәкъ Нижгар епархиясе булышканны искә төшереп үтте.

Нижгар төбәгендә динара дус­лыкны җирле ортодоксаль иуда­изм оешмасы рәисе урынбасары Аркадий Чапрак конкрет мисал­лар белән тагын бер кат исбат­лады.

Түбән Новгородтагы Н.И.Лобачевский исемендәге университетның дөнья тарихы һәм ха­лыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Александр Корнилов нәкъ шушы югары уку йортында Дамир хәзрәтнең студент бул­ган елларын искә алды, аннары бергәләп Хөсәин Фәезхановның хезмәтләрен өйрәнүләре турын­да сөйләде, бүген дә аның белән тыгыз элемтәдә булуын ассызыклап үтте.

Чыгыш ясаган хөрмәтле кунакларга рәхмәт белде­реп, Дамир хәзрәт “Родом из татар” күргәзмәсе ха­кында тулы мәгълүмат бир­де, мәгърифәтчеләр Хөсәин Фәезханов белән аның остазы Шиһабетдин Мәрҗани арасын­да тыгыз элемтә һәм эшлекле аралашу булганын мисаллар ярдәмендә аңлатты һәм узган ел башында Сафаҗайда үткән XIX “Фәезханов укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә игълан иткән һәм Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына ба­гышланган I крайны өйрәнүчеләр өлкә конкурсында җиңүчеләрне билгеләп үтте һәм бүләкләде. Шунысы куаныч: беренче урын­ны Зур Рбишча мәктәбе уку­чысы Диләрә Измайлова алды һәм аның фәнни җитәкчесе бу­ларак, тарих укытучысы Әлфия ханым Мөхәммәтҗанова да бүләкләнде.

Безнең борынгы мөгаллимебезгә багышланган региональ конкурс җиңүчеләре итеп Лоба­чевский университеты студент­лары Алексей Данилин, Михаил Белореков һәм Софья Моченова табылды.

Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгына багышланган чара­ларны оештырудагы фидакарь хезмәтләре өчен аның медале белән Гаяз хәзрәт, Фәнис хәзрәт һәм дә В.И.Ленин исемендәге Түбән Новгород өлкә универсаль китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар һәм кита­плар бүлеге мөдире Нина Кусто­ва бүләкләнде.

Мөселман проектларын Түбән Новгород өлкәсендә тормышка ашырырга даими рәвештә булы­шып торган, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен үстерүгә һәм ны­гытуга зур өлеш кертеп килгән Наил Шәмил улы Низаметди­нов Россия мөселманнарының “Казанышлар өчен” медаленә, ә Рәшит Яхъя улы Хәсәнов (өченче фотода) белән Рушан Фазылҗан улы Шаһимәрдәнов Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Әлеге чарага хөрмәтле кунаклар булып чакырылган Сергач округының күренекле эшмәкәре Ирфан Шаипов һәм уңышлы фермеры Фаил Арифуллин шушы вакыйга бүләге итеп ис­лам институты ихтыяҗына 100 мең сум садака тапшырды, ә шәһәрнең тарихи Җәмигъ мәчете ашханәсенә 100 кг шикәр комы бүләк итте.

Ислам институты ашханәсендә барча кунакларны бай табын артында тантаналы сыйлаганнан соң, Дамир хәзрәт Сенной мәйданындагы мәчеттә эчтәлекле вәгазь сөйләде, җомга нама­зын укытты һәм шуннан соң кабат аш табыны артында нык кына тамак ялгап алган имамнар һәм кунаклар зур күңел канәгатьлеге белән кире юлга чыкты.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*