Тынгысыз милләттәшебез Фәния ханым Камининене Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына шатлыклы хәбәр ирештерде. Шушы көннәрдә аның яңа китабы дөнья күргән.
“Яшәгән ди бер кыз” (“Жила-была девочка”) китабы Фәния ханымның гаиләсе турында истәлекләре, тамырлары, ата-бабалары турында уйланулары белән тулы.
Автор китабын интернетта сатып алып була дип искәртә.
Фотода: Фәния Камининене һәм аның китаплары