tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сөембикә” операсы куелачак
рәссам Ильяс Фәйзуллин әсәре
рәссам Ильяс Фәйзуллин әсәре

Казанда “Сөембикә” операсы куелачак

Резеда Ахиярованың яңа “Сөембикә” операсын сәхнәләштерү өчен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына ике ел вакыт кирәк булачак.

Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда яңа спектакль өстендә эш башланып киткән инде. Бу зур масшатблы тамаша булачак. Либретто авторы танылган шагыйрь Ренат Харис тарихи дөреслеккә туры килүче, бүгенге көнгә актуаль проблемаларны күтәрүче әсәр язган.

Куючы режиссер булу тәкъдиме «Санкт-Петербургъ-Опера» театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Александровка ясалган.

“Сөембикә” операсын кую проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплый дип белдергән театр директоры.

Рәсемдә: Илья Фәйзуллинның “Сөембикә ханбикәдә” әсәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*