Кадерле милләттәшләр!
2019 елның 2 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Татарстан һәм Чуашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе, мишәр татарларының җырлы-биюле “Кәрван мирас” этник тамашасы узачак.
Чара 2 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин урамы, 73нче йорт) 11:00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча. Билетларны Бөтендөнья татар конгрессының Оештыру бүлегеннән алырга мөмкин (К.Маркс урамы, 38/5, 209нчы бүлмә).