tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Мөгаллим” курсы старт ала
Бүген “Мөгаллим” курсы старт ала

Бүген “Мөгаллим” курсы старт ала

Заманча татар теле укытучылары өчен “Мөгаллим” дигән көчле курс әзерләнде.
Яңалыкка әзер булган, үзен камилләштерергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын белемнәрегезне арттырырга чыкыралар. Бүген курсның беренче дәресе узачак.

Курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар, чит тел өйрәнү тәҗрибәләре белән танышу, практик идеяләр тупланмасы кебек темалар каралачак. Бүгенге көндә балаларны дәрескә ничек җәлеп итәргә? Укытучының хокукларын кем яклар? Бер ай дәвамында барачак әлеге курс шушы һәм башка сорауларга җавап табарга да ярдәм итәр.

Әлеге курсларга узар өчен, сылтама аша узып, теркәлергә кирәк. Курслар бушлай. Ахырында сертификат бирелә.

Дәресләр атнага ике тапкыр – чәршәмбе (18.30 – 20.00) һәм шимбә (13.00 – 16.00) көннәрендә узачак дип көтелә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*