tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды
Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды

Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды

Камал театры үз тамашачысына биш сәгатькә сузылган кичке тамаша тәкъдим итте. «Сишәмбе көн кич белән» проекты өч спектакль һәм ике антракттан тора.

«Сишәмбе көн кич белән» проекты «Яңа татар пьесасы – 2017» драматургия лабораториясе эшләреннән тора. Фәрит Бикчәнтәев финалга чыккан җиде пьесаның өчесен спектакль итеп үстерергә карар иткән. Болар – Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззәтова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары.

Спектакльләрне Фәрит Бикчәнтәев һәм аның укучылары Рамил Гәрәев һәм Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән. Спектакльләр берәр сәгатьлек. Сөмбел Гаффарованың Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә катнаша.

Спектакльләр арасында зур антрактларда фойедагы импровизацион сәхнәдә шигырь һәм җыр яңгырый. Үз музыкаль төркеме белән Зәринә Вилданова чыгыш ясады, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Шаһбан, Гөлүсә Батталова шигырьләрен укыдылар. Фойеда рәссам Руслан Ибраһимов күргәзмәсе оештырылды.

Спектакльләр тәмамлангач, авторлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Ләкин тамаша 23.00 сәгатьтә генә тәмамлану сәбәпле, һәр теләгән кешенең фикер алышуга калырга мөмкинлеге булмады.

«Сишәмбе көн кич белән» тамашасы театрның 160 урынлы Кече залында тәкъдим итә. Оештыручылар киләсе атнага билетлар сатылып беткәнлеген хәбәр итә. Спектакльләр быелгы афишага 19 ноябрь, 10 декабрь көннәренә кертелгән.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*