tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан студенты Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Европа беренчелеге чемпионы булды
Казан студенты Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Европа беренчелеге чемпионы булды

Казан студенты Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Европа беренчелеге чемпионы булды

Казан олимпия резервы училищесы студенты Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча Европа беренчелеге чемпионы булды. Турнир бу көннәрдә Румыния башкаласы Бухарестта уза.

Ярышларда 15-20 яшьлек иң көчле спортчылар, шулай ук Европа илләреннән U-23 спортчылары катнаша. Зөлфәт Гәрәев Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы составында 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә катнаша. Авыр атлет этеп һәм ыргылып күтәрү буенча суммада 314 кг нәтиҗә күрсәтте, бу аңа Европа ярышларында алтын медаль яуларга ярдәм итте. Моннан тыш, ыргылып күтәрүдә спортчы яңа Европа рекордын куйды – 144 кг.

ТР Спорт һәм туризм министрлыгында билгеләп үтүләренчә, З.Гәрәев 2016 елдан 2018 елга кадәр авыр атлетика буенча Европа беренчелегенең өч бүләген – «алтын», «көмеш» һәм «бронза» алган. Бухаресттагы быелгы җиңүе татарстанлыга мондый дәрәҗәдәге ярышларда дүртенче призны алып килде.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*