tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар радиосы” милли премиясендә катнашучылар 30 номинациядә бүләкләнәчәк
“Болгар радиосы” милли премиясендә катнашучылар 30 номинациядә бүләкләнәчәк

“Болгар радиосы” милли премиясендә катнашучылар 30 номинациядә бүләкләнәчәк

14 декабрьдә Казанда узачак “Болгар радиосы” VII милли музыкаль премиясендә катнашучылар барлыгы 30дан артык номинациядә бүләкләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына оештыручылар хәбәр итте.

Артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

  • “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗатын алтын фондка кертү.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше – “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.

“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек була”, – ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*