5 ноябрь 15.00 сәгатьтә «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында «Фикер» татар китабы клубының чираттагы очрашуы була. Бу юлы Мәхмүд Галәүнең икенче романы — «Мөһаҗирләр»не укыйбыз, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.
«Фикер» клубы – «Шәрык клубы», Камал театры һәм Милли китапханәнең уртак проекты.
Исегезгә төшерәбез, 4-6 ноябрьдә Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле премьерасы була, диелә хәбәрдә.