tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Кукмара мәгълүмат үзәге белән таныштылар
Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Кукмара мәгълүмат үзәге белән таныштылар

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар Кукмара мәгълүмат үзәге белән таныштылар

Кукмара мәгълүмат үзәгендә кунаклар “Хезмәт даны” газетасы, “Кукмара авазы” радиосы һәм “Кукмор ТВ” редакцияләре белән таныштылар.

– “Кукмор ТВ”ның тапшыруларын җомга көнне Татарстан 24 каналында карап була, сюжетлар ясап, район халкы өчен тапшыру белән чыгабыз, – дип сөйли филиал җитәкчесе һәм “Хезмәт даны” газетасы баш редакторы Шәрипова Гөлгенә Мөдәрисовна.

«Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы 1930 елның 14 сентябреннән бирле чыга. Газета укучыларның киң катлавына исәпләнгән. Редакция коллективы һәрчак иҗади эзләнүдә, җирле хакимият, тикшерү-күзәтү һәм хокук саклау органнары, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Хәзерге көндә район газетасының гомуми тиражы 5 000 данәдән артып китә. Ул татар телендә басыла һәм рус теленә тәрҗемә ителә. Газета җомга көнне чыга.

“Кукмара авазы” радиосының дулкыннары исә Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Нократ Аланы, Сосновка, Малмыж җирлекләрендә яңгырый.

Журналистлар Гөлгенә Мөдәрисовнага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр: укучылар санын ничек арттырырга, корректорлар һәм штаттан тыш корреспондентлар эше ничек оештырылган, социаль челтәрдә эш ничек алып барыла һәм башкалар. Россия төбәкләрендә татар матбугатын үстерүче каләм ияләре әлеге очрашуның тәҗрибә уртаклашу ягыннан бик файдалы булуын ассызыклады.

-Гөлгенә Мөдәрисовна кебек профессионаллар журналистика эшен алга этәрә, – дип уртаклашты кунаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*