tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов вафат булды
Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов вафат булды

Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов вафат булды

27 октябрь көнне безнең арабыздан Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов 67 яшендә бакыйлыкка күчте.

Эльмарт Шәйхи улы Пермь краенда татар матбугатын, нәшрият эшен үстерүгә, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен саклап калуга зур көч һәм тырышлык куйган шәхес. “Таң” газетасын җитәкләү дәверендә ул үзенең оста журналист һәм оештыручы, җәмәгать эшлеклесе булуын исбат итте. Эльмарт Шәйхи улының әлеге изге гамәлләре милләттәшләребезнең күңелендә мәңгегә уелып калыр.

Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*