tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндия татарлары Рөстәм Яхинга багышлап фильм-концерт төшергән
Финляндия татарлары Рөстәм Яхинга багышлап фильм-концерт төшергән

Финляндия татарлары Рөстәм Яхинга багышлап фильм-концерт төшергән

Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез татар композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт фильм әзерләгән.

«Видео концерт төшерү идеясен Финляндия төркиләре берлегенә тәкъдим иткәч, фикеремне хупладылар. 1968 елда Рөстәм Яхин белән берлектә Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Марс Макаров, Марат Әхмәтов килә. Ул концертта мин дә булдым, миңа ул вакытта ун яшь иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Финляндиянең Татар җәмгыяте рәисе Варол Абдрахим.

Концертны Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте дәресләре лекторы Окан Дахер, элекке Финляндия татарлар берлеге рәисе Чыңгыз Сафиулла тормыш иптәше Фәһимә апа караган булган.

Фильмда милләттәшләребез Яхинның танылган әсәрләрен башкара, уен коралларында яңгыраталар. Шулай ук Рөстәм Яхинны күреп белүчеләр «Интертат.татар» сайтында истәлекләре белән уртаклашты.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*