tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Нәзарәтнең 1100-еллык кысаларындагы башлангычлары хакында сөйләде
Татарстан мөфтие Нәзарәтнең 1100-еллык кысаларындагы башлангычлары хакында сөйләде

Татарстан мөфтие Нәзарәтнең 1100-еллык кысаларындагы башлангычлары хакында сөйләде

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү Республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, РФ мәдәният министры урынбасары, федераль оештыру комитетының җаваплы секретаре Ольга Ярилова, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, мөфтиләр, үзәкләштерелгән дини оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Дин әһелләреннән беренче булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул иң әүвәл Татарстан өчен Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүен билгеләп үтү – күркәм гадәт икәнлегенә басым ясады. 2010 елдан бирле 21 май көне республикада закон нигезендә истәлекле һәм бәйрәм көннәре исемлегенә кертелде. Моннан тыш, Исламны кабул итүнең 1100-еллыгын да тантаналы рәвештә үткәреп җибәрү өчен әзерлек эшләре берничә ел элек башланып киткән иде. Камил хәзрәт 2019 елда Дәүләт советына еллык юлламасында Татарстан Республикасы Президенты шундый бурычны куйганын искә алды һәм Рөстәм Нургалиевичка, республиканың оештыру комитетын үзенең җитәкчелеккә алганы өчен, рәхмәт әйтте.

Тагын бер рәхмәтне Камил хәзрәтне аңа Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен яклаганы өчен җиткерде: “Миңа үткән елның ноябрь аенда Җиддәдә “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышында катнашырга насыйп булды. Рөстәм Нургалиевичның Согуд җитәкчелеге белән сөйләшүе безнең күз алдында булды. Рөстәм Нургалиевич, без шаһит идек: Россия мөселманнарының мәнфәгатьләрен сез бик зур ихласлык һәм сәяси осталык белән яклаган идегез ул чакта. Дөрес һәм үткен сүзләр табып, сез согудләрне үзегезнең якка күндерә белдегез. Россиянең барлык мөселманнары исеменнән, бүгенге очрашуга җыелган мөфтиләр һәм башка мөселман дин әһелләре исеменнән зур рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Чыгышның төп темасына күчеп, мөфти “1100-еллык режимына Нәзарәт 2021 ел башыннан керде, һәм башкарып өлгергән эшчәнлекнең расланган проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез булды”, – дип белдерде. Мисалга ул гыйнвар аеның беренче көннәрендә узган Россиякүләм мөселман форумын китерде. Җыен үзенә күрә Әтил елгасында Россия мөселманнары корылтае рәвешендә уңышлы үтте һәм быел Россиякүләм мөселман яшьләре форумын оештыру өчен яхшы тәҗрибә булды.

Гамәлгә ашырылган чираттагы зур проект буларак мөфти татар телендә эшләүче онлайн-мәдрәсә ачуны атады һәм аның бер еллык нәтиҗәләре белән таныштырды, аның быел рус телендә дә эшли башлаячагы хакында җиткерде. Аннары ул “Кол Шәриф” мәчетендә нәзарәтенең яңа проектына старт бирелүенә – Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу тантаналы рәвештә башлануга, “Ибне Фадлан” фильмы төшерү эшләре алып барылуга, “Даруль-кутуб” электрон китапханәсен үстерүгә тукталды, 2022 елда Россия дини мирасы сериясеннән китаплар чыгарылачагына, социаль роликлар һәм программалар төшереләчәген әйтте.

Шулай ук утырышта катнашучыларга Татарстан мөфтие урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү логотипы проекты тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов логотипны хупларга һәм аны федераль оештыру комитеты каравына кертергә тәкъдим итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*