tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Каз канаты, каз каурые сыдыру” йоласы
Сургутта “Каз канаты, каз каурые сыдыру” йоласы

Сургутта “Каз канаты, каз каурые сыдыру” йоласы

Халкыбыз элек-электән аралашып, бер-беренә ярдәмләшеп яшәгән. Әлбәттә, бу авылларда башкарылган, зур эшләрне күмәкләп эшләү төрле өмәләрдә чагылган. Бүгенгесе көнгә бик аз санлылары гына килеп җиткән. Соңгы вакытта аларны яңарту өстендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмалары актив эшли башлады.

12 гыйнвар көнне Сургут шәһәре “Ак калфаклылары” каз канаты, каз каурые сыдыру йоласын үткәрделәр. Җырлый-җырлый, элеккеге вакытларны искә төшереп күңелле бәйрәм ясадылар, диелә Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*