tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Курбанский: “Шахмат – минем тормышым”
Рөстәм Курбанский: “Шахмат – минем тормышым”

Рөстәм Курбанский: “Шахмат – минем тормышым”

Ижауда ел саен милләтара шахмат уены уздырыла. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе командасында катна­шучыларның берсе – Рөстәм Курбанский. Оста, зирәк егет командага һәрвакыт җиңү яуларга ярдәм итә. Аның белән якыннанрак таныштык.

Рөстәм Ижауда туып-үскән. 53 нче мәктәпне тәмамлагач, Ижауның монтаж техникумында белем алган. Соңыннан Кама гуманитар һәм инженер технологияләр институтын кызыл дипломга тәмамлаган. Аның шахмат уены белән кайчан кызыксына башлавын сораштым. “Шахмат уйнарга туганым Радик абый өйрәтте. Ул вакытта миңа әле 6 гына яшь иде. Беренче сыйныфка укырга кергәч, шахмат буенча түгәрәккә йөри башладым. Соңыннан мине шахмат клубына алдылар, мин анда 18 яшемә кадәр шөгыльләндем”, — дип сөйләде ул.

Ул кечкенә чактан ук “Белая ладья” команда турнирларында, шә­һәр беренчелегенә һәм рес­публикакүләм ярышларда призлы урыннар яулый. “2012 елда Чехиядә узган «Czech Open-D» халыкара ачык турнирында яулаган беренче урынны иң зур җиңүем дип саныйм”, – ди Рөстәм.

Хәзерге вакытта ул – шахмат буенча югары квалификацияле тренер. Моннан тыш, «FIDE-Instructor» халыкара тренерлар категориясе дә бар. “Укучыларымның төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә даими җиңүләре, аларның уңышлары – минем эшемнең нәтиҗәсе. Күбесе белән россиякүләм ярышларда да беренчелеккә ирештек”, — дип сөйләде ул.

Рөстәм шахматтан кала футбол белән дә шөгыльләнә икән. Кышын сноубордта шуа. “Мине берничә ел элек татарлар командасы өчен уйнарга хезмәттәшем Гөлия Мөхәммәтова чакырды. Шуннан соң ел саен катнашам”, – ди Рөстәм.

Әңгәмәдәшемнең фами­лия­се­нең килеп чыгышы турында да кызыксындым. “Минем бабам Мифтах Корбангалиев 1903 ел­да туган. Революциядән соң театрда скрипкачы булып эшләгән. Аның бенефисы була. Шунда аңа сәнгать җитәкчесе – Сәхипҗамал Волжская фамилияле актриса – фамилиясен алыштырырга тәкъдим итә. Ул вакытта фамилия алыштыру модада булган, актриса үзе дә татар булган һәм фамилиясен алыштырган. Моннан тыш, фамилия алыштыруга ул вакытта татарларга актер яки актриса булып эшләргә ярамавы да сәбәп булган. Бабама Курбанский фамилиясен тәкъдим итәләр. Алар Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә, Татарстанда, Казахстанда чыгыш ясыйлар”, — дип сөйләде Рөстәм. Ул һәм аның командасы агымдагы елның 29 гыйнварында Халыклар дуслыгы йортында узачак милләтара шахмат турнирында Удмуртия татарлары данын яклап, көч сынашачаклар.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*