tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскида Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү хакында сөйләштеләр
Саранскида Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү хакында сөйләштеләр

Саранскида Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү хакында сөйләштеләр

Бүген Мордовия башкаласында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыелыш Татар эшкуарлары клубы тарафыннан үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм тарихи датаны билгеләп үтү буенча Конгресс тарафыннан оештырылачак чаралар белән таныштырды.

Моннан тыш, Татарстан делегациясе составында булган Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре кандидаты Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов докладлар белән чыгыш ясадылар.

Конференциядә Мордовия Республикасы Хөкүмәте әгъзалары да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*