Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе ачылышында КФУның әдәбият кафедрасы профессоры, галим Фоат Галимуллин дөнья күләмендә танылган язучы Чыңгыз Айтматовның татар теле турында әйткән сүзләрен искә алды.
«2002 елда Разил Вәлиев белән Бишкәк шәһәрендә булдык. Чолпон-Ата шәһәрендә зыялыларның җыелышы булды. Аны Чыңгыз Айтматов уздырды, чөнки ул Кыргызстанда үскән, кыргыз язучысы булып танылган. Чыңгыз абый янына килеп җиткәч, ул аягүрә торып басты да, кулымны кысып: «Габдулла Тукай теле бу бинада беренче тапкыр яңгырады. Бик матур безнең телебез! Сез аны яшәтегез, үстерегез» – диде ул татарча. Дөнья күләмендә танылган Чыңгыз Айтматов татар телен үзенеке итеп саный иде», – диде ул.
Аның әйтүенчә, язучының әнисе Нәгыймә ханым чыгышы буенча – Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан. «Нәгыймә апа балаларын өйдә татар мохитендә үстергән, шуңа күрә Чыңгыз абый татар телен белә иде. Ләкин бик сөйләшми иде, кыргыз мохитендә сөйләшергә мөмкинлеге булмаган. Чыңгыз Айтматов 1972 елдан бирле Татарстанга күп тапкырлар килде. «Татарстанга киләсем килү теләге белән киләм, ниндидер бер көч мине тартып китерә», – дип әйтә торган иде», – диде Фоат Галимуллин.
Язучы аларны төрек-кыргыз гимназиясенә чакырган булган. «Ул урамга чыгып, үзенең исемен йөрткән гимназия каршында каршы алды. «26 илдән килгән галимнәр, укучылар, укытучылар белән очрашасыз. Һәрберегезнең телен ишетеп калсыннар әле», – диде. Без һәрберебез икешәр минут туган телебездә сөйләргә тиеш булды. «Фоат абый, кыска итеп син сөйләрсең әле», – диде Разил Вәлиев. Мин Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укыдым, аннары җырлап та бирдем», – дип искә алды галим.
Фоат Галимуллин әлеге очрашуның гомер буена күңелдә саклануын әйтте. «Без дә гүзәл телебезне яратыйк, шуның белән гомер итик. Ул безнең рухи дөньябызның бай өлеше булсын», – диде галим чыгышында.
Зилә Мөбәрәкшина
Чыганак: tatar-inform.tatar