tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген, Ульян шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашуда Ульян өлкәсенең мәдәният министры Евгения Сидорова, Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачак мөһим проектлар хакында сөйләде. Ул федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде һәм 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. Шулай ук Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Васил Шәйхразыев 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачагын билгеләп үтте һәм барлык татар милли-мәдәни җәмгыятьләрен сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Очрашудан соң сәнгать осталары концерты оештырылды. Чарада Татарстанның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле эчтәлекле программа тәкъдим итте. Ансамбльнең йөзе-традицион халык биюләренең, бәйрәм композицияләренең төрледән-төрле репертуары, татар халык җырларының искиткеч башкарылуы һәм кыю эшкәртүе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*