tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышлылар Әлфия апа Авзаловага багышланган драманы К. Тинчурин сәхнәсенә алып менде
Актанышлылар Әлфия апа Авзаловага багышланган драманы К. Тинчурин сәхнәсенә алып менде

Актанышлылар Әлфия апа Авзаловага багышланган драманы К. Тинчурин сәхнәсенә алып менде

Актаныш муниципаль театры бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган “Кайтыр өчен китәм…” драмасын тәкъдим итте.

Әлеге сәхнә әсәренең авторы – үзебезнең якташыбыз, журналист, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева. Әлфия апабызга багышланган тәүге музыкаль драманы сәхнәгә режиссер, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов алып менде.

Район башлыгы Ленар Зарипов театр коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде:
“Сәнгать дәръясының киңлекләрен иңләп, халкыбызның күңелләренн җылытып, мәдәни мирасыбызның күркәм үрнәкләрен киңкүләм тамашачыларга җиткергән Актаныш муниципаль районы драма һәм комедия театры җирлегебезнең горурлыгы.
Районыбызның милли мәдәниятын, сәнгатен үстерүгә, аны танытуга керткән өлешләре өчен райондашларыбызга ихластан рәхмәтемне җиткерәм” дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында.

Премьера тулы залларда узды. Казан шәһәре Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов актанышлыларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткереп үзенең бүләкләрен тапшырды.

Чыганак: aktanysh-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*