tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта Җәмигъ мәчетен ачтылар
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта Җәмигъ мәчетен ачтылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаешта Җәмигъ мәчетен ачтылар

Кичә, 26 февральдә Лаеш шәһәрендә “Зәйнәб” ак мәчете” Җәмыгъ мәчете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

Мәчет төзелеше 2019 ел ахырында башланган. Эшләр хәйриячеләр акчасына алып барылган. Манараны исәпкә алып, корылманың биеклеге 36 метр диярлек. Мәчет шәһәр үзәгендә Троицк соборы янында урнашкан.

Мәчет 400 дин тотучыга исәпләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәкле шартлар каралган. Төп катта никах һәм тантаналар өчен зал урнашкан. Икенче катта өч сыйныфлы мәдрәсә, укытучы һәм имам өчен бүлмә бар. Шулай ук мәхәллә кешеләре һәм туристлар өчен күзәтү мөмкинлекләре булган күзәтү мәйданчыгы бар.

Рөстәм Миңнеханов барысын да Җәмигъ мәчете ачылуы белән котлады һәм хәйриячеләргә төзелештә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. “Бүген шатлыклы вакыйга. Мәчет төзелешендә күп кешеләр һәм оешмалар катнашкан. Мондый мөһим һәм Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган эштә катнашкан һәркемгә эчкерсез рәхмәт сүзләре. Бу мөһим вакыйга республиканың мөселман өммәте рухиятен һәм бердәмлеген ныгытуга, шулай ук динара һәм милләтара элемтәләрне үстерүгә хезмәт итәр дип ышанам», – диде Татарстан Рәисе.

Бинаның фасады мәрмәр һәм тәрәзә уемнарында мозаика үрнәкләре элементлары булган декоратив штукатурка белән бизәлгән. Балалар уен мәйданчыгы урнаштыру, чишмә төзекләндерү һәм ифтар өчен чатыр төзү ниятләре бар.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*