tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фронтовик-язучылар – безнең якташлар
Фронтовик-язучылар – безнең якташлар

Фронтовик-язучылар – безнең якташлар

…Яз син миңа фәкать дүрт сүз көн дә:
«Элеккечә сөям, исән-сау…»

(«Дүрт сүз» 1942, Карелия. Гиз-әль Габит)

Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 75 ел була….

Вакыт алга бара, ә Бөек Җиңү алып килгән сугыш вакыйгалары артта кала, күбесе онытылган, югалган…. Тик, шулай да, йөрәк әллә нишләп авырта башлый: нигә сорамадык, язып калмадык… Кичәгедәй истә: Җиңү бәйрәменең 30еллыгын үткәргәндә Хөсәен авылында обелиск ачылды. Кечкенә авылдан 89 кеше сугышка китә, 54 солдат әйләнеп кайта…. Авыл уртасына бөтен халык җыйналды. Тол калган хатыннар, һәлак булганнарның балалары, үзләренең якыннарының исемнәрен обелискта күреп, елаштылар: алар өчен бу – аларны соңгы юлга озату иде.

Һәрбер солдат гомерен кызганмыйча, үзләренең үлеме белән Җиңүне якынайтты. Аларның исемнәре бары авылдашларына, туганнарына гына билгеле. Ә шушы дәһшәтле сугышта катнашкан авылдашлар арасында бөтен татар халкына билгеле булган исемнәр дә бар. Аларның берсе – Гиз-әль Габит, якташлары өчен Габидуллин Гыйздулла Лотфи улы.

7 классны тәмамлагач, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумын бетерә. 1938 елда егерме яшьлек егет Совет Армиясенә чакырыла һәм шуннан сугышның беренче көннәреннән ук Ленинградта, соңыннан Карелиядә, Мурманскида, Финләндиядә, Норвегиядә һәм япон сугышында катнаша.

Гиз-әль Габит белән бер частьтә хезмәт иткән Габдрахман Әпсәләмов 1945 елда ук аның турында болай дип яза:

« …. Габит иптәш минем белән бергә Бөек Ватан сугышының гади бер солдаты булып хезмәт итте. Ул – фронтовик-шагыйрь. Аның шигырьләре орышлар арасындагы тынлыкларда, учак яннарында язылганнар. Ул үзе күргән, үзе кичергән вакыйгалар турында яза.

Гиз-әль Габитның шигырьләре оптимистик, Җиңүгә ышану, Ватанга чиксез мәхәббәт, дошманга аяусыз нәфрәт белән сугарылганнар».

Җиңү юлы

Килеп җитте Бөек Җиңү көне,
Жир йөзендә сугыш беткән көн.
Дүрт ел буе каты орышларда
Тилмереп һәм ярсып көткән көн.
Хәсрәт йотып артка чигенгәндә,
Белмәгәндә хәтта нишләргә,
Тылсымлы бер матур хыял булып,
Керә иде бу көн төшләргә.
Аяз көндә, ачы давылда да,
Без аңардан өмет өзмәдек.
Зур шәһәрдә, тып-тын авылда да,
һәр адымда аны эзләдек
Ерак иде Җиңү, ерак иде…
«Тиздән, тиздән», диеп юандык.
Һәр шәһәрне яулап алган саен,
«Менә житә», – диеп куандык.
Авыр юллар безне, канлы юллар,
Ерак көнгә алып бардылар…
Чәчләребез шунда көмешләнде,
Жыерчыклар йөзгә сардылар.
Корбаннардан маяк калдырсак та,
«Җиңү» сүзен язган әләмне
Без кададык Берлин түбәсенә,
Сокландырып бөтен галәмне.

Татар әдәбиятына исеме алтын хәрефләр белән язылган Габдрахман Әпсәләмов Гиз-әль Габитның иҗатына менә шундый югары бәя бирә. Башка фронтовик-шагыйрьләрдән үзгә буларак, Гиз-әль Габитның иҗат юлы Бөек Ватан сугышы елларында гына башлана.

Ә сугыштан соң аңа вакыт бик аз бирелә: 1955 елда, сугышта алган яралардан вафат була, аңарга бары 37 яшь була… Сугыштан соң ул Урта Азиядә Карши һәм Шәһрисяба шәһәрләрендә укытучы, директор булып эшли. 1946 елда Мәгъфурә (Ульян өлкәсендә туып үскән) исемле укытучы кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә. 1948 елда кызлары Фәйрүзә, 1951 елда уллары Рөстәм, 1953 тә кече кызлары Миләүшә туа. 1963 елда каты авырудан әниләре үлгәч, яшүсмер балаларны әниләренең бертуган апалары тәрбияләп үстерә һәм Гиз-әль Габитның архивын саклап калалар. Фәйрүзә белән Миләүшә гомер буе әти-әниләре кебек укытучы булып әшли, ә Рөстәм тормышын техника белән бәйли. Барсында да икешәр бала, ә Рөстәмдә биш малай, ә инде хәзер барысында да оныклар үсә.

Гомер юллары шулкадәр сикәлтәле, нинди генә могҗизалар очрамый. Мине Гиз-әль Габитның кызы Фәйрүзә апай белән (телефон аша) шагыйрьнең бертуган сеңелесе Габидуллина Мәдинә апай таныштырды. Ул гаиләсе белән Урта Азиядән перестройка вакытында Нижнекамски шәһәренә күчеп кайткан. 2018 елда, аяклары авыртуга карамастан, Мәдинә апайны уллары «Бессмертный полк»ка алып чыгалар:

«Көч хәл белән йөрдем, парад беткәч, утырып чәйләр эчеп, кайтырга чыктык. Карасам, бертөркем яшьләр тоткан портретта Габидуллин фамилиясенә игътибар иттем, яхшылап карасам, Гиз-әль Габит дип язылган. «Бу бит минем абый!» – дип кычкырып җибәрдем. Болар каушап, әниләрен чакырдылар, ул безнең бабай диләр. Шунда без Фәйрүзә белән очраштык. 15 ел бер шәһәрдә торып, бер-беребезне белмәгәнбез. «Жди меня» тапшыруындагы кебек елаш, көлеш башланды…»

Фәйрүзә апай да, Мәдинә апай да бу очрашу турында күз яшьләре белән сөйләделәр. Шагыйрьнең нечкә күңеле туганнарында, балаларында дәвам итә, барысы да тормышта уз урыннарын табып, лаеклы гомер кичерәләр. Мәдинә апайга, Фәйрүзә апайга, аның улы Тимурга миңа җибәргән документлар, фотографияләр өчен зур рәхмәт белдерәм. Хәзер Оренбурда безнең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә дә, миндә дә Гиз-әль Габит турында материал куп.

Икенче атаклы безнең якташ Зәйни Шаһиморатов. Язучы, драматург, шагыйрь, Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән солдат. Сугыш башлангач, язучылар үзләрен сугышка җибәрүләрен таләп итә башлыйлар. З.Ш., аларның уртак теләкләрен белдереп, болай дип яза:

Жибәр мине!
Үзем теләп китәм!
Нәфрәт ташый, ярсый, ашкынам!
Ал, военком,
Үзем теләп килдем,
Ал, военком, менә гаризам!

 

Зәйни Шаһиморатов 1913 елда Тоцки районы Кондызлытамак авылында указлы мулла гаиләсендә туа. Бертуган сеңелесе Фәтхия Хөсәен авылында укытучы булып эшли. Фәтхия апаның кызлары абыйларының истәлеген хөрмәтләп саклыйлар. Хәтта Санкт-Петербургтан архивтан Зәйни абыйның әтисен мулла итеп җибәргән императорның указы һәм бабайлары мәчет салырга ярдәм сорап императорга язган хат та саклана. Шунысы кызык: хат язылган 1908 елның 20 февралендә, жавап берничә көннән, ягъни 4 мартта килә. 1925 елны Зәйнинең әтисе үлә, 1933 елны гаиләсен раскулачить итәләр: әниләре Хөсәенгә ачлыктан котылыр өчен кияүгә чыга, ә Зәйни Ташкентка китәргә мәҗбүр була. Ярый әле яхшы кешеләр очрый: бер абый талантлы егеткә педагогия техникумына укырга керергә киңәш бирә.

Ташкентта икееллык педагогия институтын, ә аннары Казанда театр техникумын тәмамлый. Шигырьләр, пьесалар, хикәяләр яза. 1941 елдан 1945 елга кадәр ул Бөек Ватан сугышында катнаша, Калинин фронтында, Сталинград оборонасында, Курск дугасында да, шулай ук Польша, Чехословакия, Австрияне азат итү һәм Берлинны алу өчен барган сугышларда үз-үзен аямый көрәшә. Бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнә. Берничә тапкыр үлем куркынычы кичереп тә, үзенең тапкырлыгы, кыюлыгы аркасында исән кала. Күренекле язучы Риза Ишморат болай дип яза: «…Сугышка кадәр үк Зәйни Шаһиморатны яхшы белә идем. Сугышта, һич көтмәгәндә, 1944 елда кабат күрешү бик күңелле булды. Бик озак сөйләшеп утырдык. Ул үзенең безнең янга – «Ватан намусы өчен» исеме белән чыгарылган фронт газетасының татар редакциясенә килергә теләген белдерде. Фронт шартларында ул үзен кыю солдат та, эшен яхшы белеп, төгәл башкаручы журналист та итеп күрсәтте.

Сугыш тәмамлангач, безнең редакция бер елдан артык Вена шәһәрендә эшләде. Зәйни Вена театрларына, концерт залларына, зәңгәр Дунай буйларына йөрде. Ул бөтен әйбер белән кызыксына, матурлыкка гашыйк иде. Шушы мәхәббәт аны зур иҗатка рухландырды».

Зәйни Шаһиморат күп пьесалар авторы, курчак театры өчен язучы, башка милләт драматургларының әсәрләрен тәрҗемә итүче дә була. Минем якташларым бүген дә искә алалар: Зәйни абый Хөсәен авылына сеңелесе Фәтхия апага еш кайта, авыл яшьләре аның пьесаларын сәхнәдә күрсәтәләр иде.

Менә шушы күренекле шәхесләр: язучы-фронтовиклар Гиз-әль Габит һәм Зәйни Шаһиморат безнең якташлар, без алар белән горурланабыз, аларның исемнәре мәңге безнең күңелләрдә сакланыр.

Гүзәл Хәсәнова,
Оренбург педкөллиятенең югары категорияле укытучысы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*