19 июнь көнне Гафури районы Үтәк авылында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән күркәм чара узды. Театральләштерелгән тамашада шушы җирлектәге иҗат коллективлары чыгыш ясады.
⠀
Үтәк авылында туып-үскәннәрдән республикабызның төрле өлкәләрендә – мәдәнияттә, икътисадта танылу алган шәхесләр байтак: Шиһабетдин Мәрҗәнинең укучысы, дини мәгърифәтче Хәбибнаҗар Үтәки Сатлыков; БАССРның министрлар советы председателе Насыр Уразбаев; Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Зәки Мәхмүтов.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин БТК исеменнән авыл китапханәсенә татар телендәге китаплар һәм журналлар тапшырды.