tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буаның “Хаҗилар” мәчетендә балалар өчен җәйге дини курслар тәмамланды
Буаның “Хаҗилар” мәчетендә балалар өчен җәйге дини курслар тәмамланды

Буаның “Хаҗилар” мәчетендә балалар өчен җәйге дини курслар тәмамланды

14 июньнән алып 20 июньгә хәтле Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә балалар өчен җәйге дини курслар үтте. Буа мөгаллиме Ильяз хәзрәт Сабиров белән “Мөхәммәдия” шәкерте Мөхәммәд Гайнуллин сабыйларны Коръән укырга, гәрәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәтте.

Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады. Нәни шәкертләр көн саен Гөлсинә ханым Сөләйманова белән Фидания ханым Хөсәинова тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык белән тәэмин ителде. Курслар ахырында Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләргә дин турында лекция сөйләп, мәчеттә укылган хәрефләрне онытмаска өндәде.

Курслар ахырында мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов мул табын артында  балаларны, мәхәллә халкын сыйлады. Шәкертләргә мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратылды.

Ата-аналар шушы дини курсны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*