tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дусларны, туганнарны очраштырган Сабантуй
Дусларны, туганнарны очраштырган Сабантуй

Дусларны, туганнарны очраштырган Сабантуй

Узган елгы тәнәфестән соң, милли бәйрәмебез Сабантуйны якташларыбыз сагынып көтеп алдылар. Бәйрәмне оештыручылар–Тубыл шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты, себер татар мәдәният үзәге Сабантуй тамашасын өч мәйданда үткәрделәр. Шәһәрнең аскы торасындагы яшел аланында шәһәрдән һәм Тубыл, Вагай районнарыннан килгән ат чабышында катнашучылар ике төркемгә бүленеп узыштылар. Җайдаклар, ат хуҗалары, халкыбызның яраткан ярышларында актив булдылар. Катнашучы кызлар төркемендә:Валерия Бурдюк (Боржом), Олеся Маркштедер (Фанагория), Кристина Томилова (Зорька), Дарина Әхмәтҗанова (Оникс); егетләр:Владимир Сухинин (Варнак), Эльдар Нагипов (Кокетка), Алмаз Ниязов (Красотка), Эльмар Рузеев (Орлик) атларны яратуларын, ат чабышына, милли бәйрәмебезгә тирән хөрмәтләрен күрсәттеләр. Элек-электән милли бәйрәмебез Сабантуен көтеп алганнар, ат чабышында катнашыр өчен ел дәвамында ат чабышкылар әзерләүгә зур көч куйганнар. 2021 елның ат чабышында беренче урынга чыккан Орлик кушаматлы ат (җайдагы Эльмар Рузеев) махсус бүләккә лаеклы булды. Оештыручылар һәр катнашучыга сертификатлар тапшырдылар. Тубылда Сабантуй бәйрәмендә ат чабышы алты ел үткәрелмәгән иде. Шуңа күрәдер, ат чабышы ярышы бәйрәм тамашачыларының күңелләрен күтәрде. Ярыш бер әйләнеш белән генә йомгакланса да, Сабантуе катнашучыларына көч, дәрт бирде, милли рухыбызны уяткан күренеш булды.

Балалар өчен уеннар мәйданчыгы Тубылның “Себер энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршында оештырылды. Монда балалар рәхәтләнеп, шатланып уйнадылар, сабантуе бүләкләрен алдылар, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне белүләрен күрсәттеләр.

Матур бәйрәм күренеше белән Сабантуйның концерты “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә ачылды. Сабантуе тамашачыларын сәхнәдән Фәннүр хәзрәт Казыймов бәйрәм белән котлады, Корьән аятьләрен укып изге догаларын юллады. Шәһәр башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Михаил Никтин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәсбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссияне җитәкләүче Альберт Апсатаров татар халкының көтеп алган гүзәл бәйрәме белән тамашачыларны котладылар. Альберт Бикшан улы ат чабышын үткәрүгә, киләчәктә Сабантуйларын оештыру өчен уңайлы, матур урын бирелүен әйтеп шәһәр башлыгы Максим Викторович Афанасьевка рәхмәтләрен белдерде. Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил Руслан Хәсәнов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тубыллыларга котлау хатын укып ишеттерде. Матур тавышлы, Татар моңы конкурсы, Болгар премиясе лауреаты, танылган яшь җырчы җырга-моңга осталыгын күрсәтте, Тубыл тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Сабантуе концертына ямь өстәгән җырчының һәр чыгышын алкышлар белән каршыладылар.

Бәйрәм концертын яраткан үзешчән артистларыбызның, шәһәрнең танылган җырчыларның, гармунчыларның оста  чыгышлары, җырлы–биюле уеннары бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән ат чабышында катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Халкыбызның милли ризыклары күргәзмәсе, декоратив гамәли сәнгать осталарының кул эшләре, танылган оста итекче Шәйдулла Хәмидуллинның милли читекләре, Тубылның танылган кул остасы, ветеран укытучы Гөлфания апа Карымованың, Төмән кунагы Данияр Әхмәтовның күргәзмәсен караучылар хатын–кызларның борыңгы беләзек, алкаларын һәм төрле матур бизәнү әйберләре белән кызыксындылар. Аларның катнашулары бәйрәмебезне баетты, тагын да гүзәллек өстәде. ”Себер баурсаклары” конкурсында Розалия Рябиковага-беренче урын, Фәүсия Мәмәтовага-икенче урын, Сәхия Ишбулаевага-өченче урын бирелде. Конкурсларда һәр  катнашучы Сабантуй бүләкләренә лаеклы булдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр Думасының Рәхмәт хатын Михаил Никитин Илтус Уразмәмәтовка һәм Лариса Чәмиловага тапшырды.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева:  “Гасырлардан–гасырларга сакланып килгән, буыннардан-буынга күчеп, үзенең асылын югалтмаган, мәгънәле милли бәйрәмебез Сабантуй башка еллардан быел аермалырак үтте. Тормышыбызга короновирус пандемиясе үзгәрешләр алып килсә дә, Сабантуе программасы кыскартылса да халкыбыз матур ял итте, дуслары, туганнары белән күреште.

Милләттәшләребез күңел ачып, канәгать булып таралдылар. Сабантуй бәйрәмен оештыруда ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтләремне юллыйм. Аеруча, шәһәрнең татар яшьләре берлегенә, матди ярдәм күрсәткән Илдар Алтыевка, Маратка, Рушанга, “Юл-эксплуатация предприятиесе ”Муниципаль унитар оешма” җитәкчесе Олег Федоровскийга эшләрендә уңышлар телим. Быелгы Сабантуй күңелләребезгә илһам, дәрт бирсен, матур хатирәләр калдырсын, коронавирус пандемиясеннән котылып, изге гамәлләр эшләп яшәргә язсын”,-дип теләкләрен юллады.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*