tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңел җылысы кайда? Томбарлыда – “Әбиләр сабан туенда”!
Күңел җылысы кайда? Томбарлыда – “Әбиләр сабан туенда”!

Күңел җылысы кайда? Томбарлыда – “Әбиләр сабан туенда”!

Ямьле, күңелле, җыйнак – бу сүзләрнең барысы да Баулы районы Татар Томбарлы авылында ел да уза торган “Әбиләр сабан туе” турында. Үткән ялларда ул 55 тапкыр үткәрелде.

Сабан туйлары күп хәзер – ниндиләре генә юк: колачлы, зур итеп, танылган артистлар чакырып үткәргәннәре дә, фейерверклы, тамашалы кичке авыл сабан туйлары да бар. Һәрберсе үзенчә матур. Әмма мәйданының һәр метры күңел җылысы белән сугарылганы кайсы дип сорасалар, бер икеләнми “Әбиләр сабан туе” дияр идем.

Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда инде илле елдан артык үткәрелә. Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.

Урыны да аның искиткеч – калкулыктагы хуш исле каенлыкта, аннан туган якның иксез-чиксез киңлекләре ачыла, Томбарлы исә үч төбендәге кебек.

Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә – тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.

Биредә өлкән буын өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Монда агач атларда “чабалар”, капчыклар белән түгел, мендәрләр белән “сугышалар”. Быел яңа конкурс та үтте – себерке бәйләү буенча. Бу бәйгедә унынчы дистәне ваклаучы Гамир Юзаевка тиңнәр булмады.

Авыл мәдәният хезмәткәрләре күп кенә кызыклы фотозоналар оештырдылар.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*