tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимҗан Шәрәф
Галимҗан Шәрәф

Галимҗан Шәрәф

Галимҗан Шәрәфнең туган көннәрен искә алу ел саен бик тыныч кына узып китә. Ел ахырына туры килгәнгә күрә массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге шәхескә карата игътибар бик сирәк була диярлек. Ә югыйсә атаклы бертуган Шәрәфләрнең иң кечкенәсе – Галимҗан Шәрәф ТАССРның беренче этнографик картасын төзүче, татар язуын реформалау өлкәсендә актив эш алып барган, “Тукаев сүзләре” дигән үзенчәлекле афоризманар китабын бастырып чыгарган һәм тагын бихисап күп эшләре белән милләткә хезмәт иткән талантлы затларның берсе булган.

Тәтеш өязенең (хәзерге Татарстанның Буа районы) Аксу авылында гомер иткән Шәрәфетдин (1852-1916) һәм Гайнелнәвал (1853-1936) гаиләсендә нәкъ ун бала үсеп буйга җитә. Биш кыз: Зифа, Сара, Һаҗәр, Халисә, Фатыйма. Биш ул: Шиһаб, Шәһер, Борһан, Гыйльми, Галимҗан.

Тарихта «Борадәран Шәрәфләр» («Бертуган Шәрәфләр») дип билгеле булган әлеге гаилә әгъзәларының һәркайсы милләтебез өчен зур эшләр башкарган шәхесләр.

Бүгенге язмабыз гаиләнең төпчек малае, киләчәктә җəмəгать һəм сəясəт эшлеклесе, тел галиме булып танылачак Галимҗан Шәрәфкә багышлана.

Галимҗан 1896 елда туа. Башлангыч белемне гаиләдә, соңрак абыйлары кебек ул да “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Мәдрәсәне тәмамлагач Казан реаль училищесына укырга керә. 1915 елда аны тәмамлагач Галимҗан Петроградка китә. Биредә ул Петербург элемтә юллары инженерлары институтында укый. Шунда ук ул ирекле тыңлаучы булып Петербург университетының тарих-филология бүлегендә укый. Биредә танылган галимнәр В. Бартольд, В. Смирнов, А. Самойлович һәм башка профессорларның семинарларында катнаша, борынгы төрки телдә язылган Орхон-Енисей язмаларын өйрәнә.

Сәяси эшчәнлек

Петроградтагы студент елларында Галимҗан Шәрәф Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар белән дуслаша. Яшьләр бергәләшеп “Татар учагы” оешмасын оештырып җибәрәләр. Февраль революциясеннән соң Галимҗан укуын ташлап сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. 1917 елда ул Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда катнаша, Казанда узган Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаенда эчке Россия мөселманнарының мәдәни-милли мохтарияте комиссиясе әгъзасы итеп сайлана.

Әлеге чор турында гади генә итеп язып үтәсем килә. Февраль революциясеннән соң, патша Россиясе таркала. Хакимият тулысынча большевиклар кулына күчкәнче күп төрле сәяси фиркаләр, милли һәм дини хәрәкәтләр оеша. Һәрбер халык үзенә кирәгенчә ирек һәм хокуклар алырга омтыла. 1917 елда төрки-татарлар парламенты – Милләт мәҗлесе оеша. Милләт мәҗлесе Совет хакимиятен рәсми рәвештә танымый, шуңа күрә алар илдә барган тотрыксызлыктан файдаланып Идел-Урал штатын төзү карарын кабул итәләр.

Бәхәсләр барышында булачак дәүләт төзелешенә кагылышлы ике төркем «төркичеләр» һәм «тупракчылар» (“татарчылар” дигән исем дә кулланыла) барлыкка килә. Төркичеләр милли-мәдәни мохтарият төзүне (Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, Гаяз Исхакый һ.б.), ә тупракчылар – территориаль автономия төзүне (Ильяс Алкин, Һади Атласи, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф) хуплыйлар.

Инде хәзер кабат Галимҗан Шәрәф шәхесенә кайтыйк.

1917-1918 елларда Уфада узган (20 ноябрь 1917 – 11 гыйнвар 1918) “Милли Мәҗлес” карары нигезендә Идел-Урал  штатын гамәлгә ашыру буенча Коллегия төзелә. Коллегиянең рәисе булып Галимҗан Шәрәф сайлана.

Үз чыгышы вакытында ул Милли мәҗлес катнашучыларына ике проект тәкъдим итә. Аның беренчесе татарлар күпләп яшәгән Уфа, Казан, Сембер, Вятка, Самара, Оренбург, Пермь губерналарын үз эченә алса, икенчесе тагын да зуррак территорияләрне били.

Проектны хупламаучылар да була. Мисал өчен “Башкортчылык” хәрәкәте вәкилләре “татар” дигән уртак исемгә каршы төшкән. Чөнки ике проекта да “татар” атамасы Идел-Урал регионында яшәгән бөтен төрки мөселманнарына, ягъни мишәрләргә, типтәрләргә, керәшеннәргә, ногайларга, казан, касыйм, әстерхан, себер татарларына һәм башкортларга карата уртак исем сыйфатында кулланылган була.

Зур мәйданнарын үз эченә алырга тиеш булган “Идел-Урал штаты” 1918 елның 1 мартыннан игълан ителеп 28 мартка кадәр “Болак арты республикасы” буларак кына яшәп кала. Төп оештыручылар большевиклар тарафыннан кулга алыналар, ләкин соңыннан азат ителәләр. Компенсация сыйфатында татарларга Татар-башкорт республикасын төзүне тәкъдим итәләр.

1918 елның апрелендә Галимҗан Шәрәф РСФСР составында татар-башкорт Республикасының чикләре һәм нигезләмәләре проектын эшләү өчен Мәскәүгә чакырыла. Инде белүебезчә әлеге проект шулай ук тормышка ашмый. Киләчәктә Галимҗан Шәрәф 1920 елда Татар АССР чикләрен билгеләү комисиясендә дә катнаша, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче этнографик картасын төзи. 1920 елдан алып 1933 елга кадәр Татарстан Республикасының тышкы чикләренә, зур үзгәрешләренә һәм эчке административ бүленешенә кагылган барлык мөһим проектлар Галимҗан Шәрәф тарафыннан яки аның катнашында эшләнә.

 

Фәнни-гыйльми эшчәнлек

1917 елда Галимҗан Шәрәф Петроградтан Казанга кайта. Казан университетында ул Н.Ф. Катанов, Н.И. Ашмарин, В.А. Богородицкий кебек галимнәрдә шөгыльләнә. Галимҗан Шәрәфнең «Татар теле авазларының палятограммалары» исемле хезмәте дөньякүләм танылу ала. 1921 – 1922 елларда ТАССРның Халык мәгарифе Халык Комиссариаты Академүзәгенең Көнчыгыш бүлеге мөдире вазифасын башкара. 1922 – 1937 елларда Көнчыгыш (1931 елдан – Татар, 1934 елдан – Казан) педагогика институтында укыта, фәнни эзләнүләрен дәвам итә. 1926 елдан ул СССР Үзәк туган якны өйрәнү бюросының мөхбир әгъзасы, 1929 елдан Венадагы халыкара эксперименталь фонетика ассоциациясенең хакыйкый әгъзасы була.

Тарихчы Алтер Литвин үзенең язмасында Галимҗан Шәрәфнең 50гә якын басма хезмәте булуын әйтә. Галимнең гыйльми хезмəтлəренең зур өлеше тел белеменең фонетика тармагына карый. Ул күпсанлы физик экспериментлар үткəреп, татар телендə сузык авазлар санын ачыклый, тартык авазларны калынлык-нечкəлеккə карап, ике төргə бүлə, төрки теллəрдə тартыклар гармониясе барлыгын исбатлый.

Галимҗан Шәрәфнең демография, икътисади географиягə караган хезмәтләре дә игътибарга лаек. Шуны да әйтергә кирәк, 1935 елда ул СССР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы зур совет атласының фәнни-нәшрият институтына (НИИ БСАМ при ЦИК СССР) 680 елга һәм ТАССРның торак пунктларының татарча атамаларын туплап бирә.

 

Татар язуын реформалау

1921 елдан 1928 елга кадәр Галимҗан Шәрәф татар язуын реформалау мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы җыелышларда катнаша, төрле проектларны тикшерә, үз авторлыгындагы язмалар да тәкъдим итә. Революциягә кадәр үк төрки халыклар язуын кирилл, латин хәрефләренә күчерү турында матбугатта мәкаләләр басылып килә. Рус миссионерлары Н. Ильминский, И. Яковлев, К. Победоносцев эшчәнлеге нәтиҗәсендә XIX гасырда керәшеннәрдә, кайбер төрки халыкларда кириллица кулланылышка керә. ХХ гасыр башында матбугатта аерым бер авторларның фикерләре генә булып күренгән латинчылык революциядән соң сәясәт белән катыш куәтле агымга әверелә. Галимнәр ике төркемгә бүленәләр: гарәп графикасындагы татар язуын латин формаларына яраклаштыру идеясен алга сөрүчеләргә һәм тулаем латин хәрефләрен алу тарафдарларына.

1920 елда Татарстан АССР хөкүмәте «Яңа имлә» (реформаланган гарәп язуы нигезендәге татар әлифбасы) әлифбасын кабул итә.

Г. Шәрәф 1926 елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр Бакуда узган Беренче Бөтенсоюз Тюркология съездында чыгыш ясый. Ул «Татарларда һәм төрки халыкларда гарәп һәм латин хәрефләре системасын файдалану мәсьәләләре» дип аталган докладында төрки халыкларда гарәп хәрефләрен калдыру кирәклегенә дәлилләр китерә. Гарәп язуына караганда латин һәм рус хәрефләре «уңайлы», «җайлы» диючеләргә ул хәрефләрнең укылыш ягыннан уңайсыз, киресенчә язуда авыррак булуын, язу тизлегенең сүлпәнлеген, уку агымының акрынлыгын тәҗрибәләр нигезендә аңлатып бирә. Галим фикеренчә, төрки халыклар өчен латин графикасына күчеш берничек тә алгарыш була алмый, чөнки халыкның гасырлардан килгән язма мәдәнияте бар: «…без латин хәрефләрен алуга караганда, гарәп хәрефләрендән үзгәртелеп бер шәкелгә калдырылган яңа татар хәрефләрен алу күп алда дип табабыз».

Кызганыч, әмма съезд тарафыннан кабул ителгән резолюцияләрдәге тәкъдимнәр Үзәк тарафыннан кире кагыла. 1927 елның 3 июлендә Татарстан АССР хөкүмәтенең махсус карары белән ТАССРда гарәп язуы нигезендәге татар алфавитына алмашка латин графикасы (Яңалиф) керә. Озак кына тарткалашса да Галимҗан Шәрәф җиңелеп хөкүмәт карарына буйсына. Алга таба аңа Яңалифне телеграфта куллану өчен проект әзерләргә кушалар. Әлеге эшне уңышлы башкарып чыккач, Г. Шәрәфне СССР почта эшләре халык комиссариаты тарафыннан махсус премия белән дә бүләклиләр.

Кызганычка каршы Галимҗан Шәрәфкә карата сәяси эзәрлекләүләр башлангач, 1937 елда аны институттан куалар. Кулга алынгач галимнең фәнни-гыйльми эшчәнлеге дә туктала.

 

“Тукаев сүзләре” һәм балалар өчен язылган әсәрләр

Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Галимҗан Шәрәф тарафыннан төзеп бастырылган «Җәмигыль кямил (афоризмнары), халык мәкальләре урынында йөртерлек вә йөртелә торган” дигән кызыклы бер китап саклана. Бу китапта Г.Тукайның афоризмга әверелгән сүз гыйбарәләре туплап бирелгән. Җыентык гарәп графикасында 1913 елда басылган. «Тукаев сүзләре»нең 1920 елга кадәр  дүрт тапкыр басылып чыгуы мәгълүм. Китапта 170 кә якын афористик берәмлек туплап бирелгән.

Үзенең истәлекләрнедә язучы Җәвад Тәрҗеманов (авт. Җәвад Тәрҗеманов Галимҗан Шәрәфнең бертуганы Һаҗәр Шәрәф-Тәрҗеманованың малае) галимнең шәхси архивыннан шигырьләре теркәлгән уннан артык кулъязма дәфтәр табылуы турында яза. Биредә әсәрләрнең күпчелеге балалар өчен язылган һәм шуңа күрәдер Галимҗан Шәрәф биредә имзасын «Гаенша бабай» дип куйган. Укучыларыбыз игътибарына Тукайның үлүенә 30 ел тулган көннәрдә язылган “Шүрәле белән очрашу…” дигән шигыреннән өзек тәкъдим итәсем килә.

…Урманның түренә мин барам кар ярып,
Бу ямьгә — сихергә исереп, шаккатып.
Чү, тукта! Кем анда чыелдый-чырылдый?
Карт имән астында кем көлә, хойхылдый?
Карасам, алдымда — мөгезле шүрәле:
Картайган, агарган чәчләре, төкләре.
Никтер, ул бизәнгән: ак чәчәк — мөгезендә,
Ак чәчәк — түшендә, сөякчел иңендә.
Зур кәкре тырнаклы бармагын тибрәтеп,
Чакыра ул мине үзенең янына.
Мин, тордым да бераз каранып — шикләнеп,
Юнәлдем туп-туры карт имән астына.
— «Һич шикләнмә,— ди ул,— шагыйрем, син миннән,
Мин тимәм һич сиңа, тидермәм беркемнән.
Шүрәле илендә бүген бик зур бәйрәм —
Сагыну кичәсе, зур шөплек  һәм матәм:
Нәкъ утыз ел бүген шагыйрем үлгәнгә,
Даһины — Габдулла Тукайны күмгәнгә,
Һич онытмый аны шүрәлеләр халкы,—
Олылап яд итә бар яше һәм карты».

Галимҗан һәм Әсма

Инде галим гаиләсенең тәрҗемәи хәленә дә бераз тукталып үтик. Булачак тормыш иптәше белән Галимҗан 1923 елда Уфада таныша. Әсма Фәхретдинова – танылган мәгърифәтче һәм язучы, Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Риза Фәхретдиннең кече кызы була.

1937 елның сорау алу беркетмәсеннән күренгәнчә Галимҗан белән Әсма 1923 елда өйләнешәләр. Әсма ире белән Казанга яшәргә күченә. Яшь гаиләнең өч баласы була – Йолдыз, Бәллүр һәм Арслан.

Риза Фәхретдин хатлары аша без 1934 елда дүрт яше дә тулмаган Бәллүрнең үлеп китүен беләбез. Балаларына язган хатларда бабай кеше күпме генә сабыр булырга кушса да, оныгы Бәллүрнең вафат булуы аның сәләмәтлеген шактый какшаткан булып чыга.

30нчы еллар башында Галимҗан Шәрәфкә «буржуаз галим»буларак яла ягулар башлана, ә 1937 елда Галимҗан Шәрәфне эштән куалар һәм март аенда кулга алалар. “Черек күл” төрмәсендә 3 елга сузылган сорау алулар нәтиҗәсендә аны төрледән-төрле нахак эшләрдә гаеплиләр. Япония һәм Германия шпионы, пантюркизм хәрәкәте әгъзасы, буржуаз милләтчелектә һ.б. Галимнең 1927 елның маенда ВКП(б) ҮК Генераль секретаре Иосиф Сталинга татар язуының латин графикасына күчерүгә каршы хат әзерләп җибәрүен (авт. Хатны татар зыялыларыннан 82 кеше хуплый, шуңа күрә ул «82 ләр хаты» дип атала) дә искә алалар. Ахыр чиктә 1940 елда аны Севжелдорлаг (Аргангельский өлкәсе һәм Коми Республикасы территориясендә урнашкан Төньяк тимер юл төзәтү-хезмәт лагере) легерына җибәрәләр.

1945 елда инвалидлык буенча Шәрәф иреккә чыгарылса да, аңа гаиләсе белән Казанда яшәү тыела. Ул абыйсы Шиһабетдин Шәрәфнең кызы Бибинур янына Апаска китә һәм анда мәктәптә укытучы булып эшли, ләкин берникадәр эшләгәч төрле сәбәпләр табып аны укытучылыктан чыгаралар.

Галимҗан Шәрәф 1950 елның 13 гыйнварында 53 яшендә вафат була. Казанда җирләнә. Үлеменнән соң хатыны Әсма тырышлыгы белән галимнең намуслы исеме кире кайтарыла. 1958 елда Галимҗан Шәрәф реабилитациялəнə. Әсма Шәрәф исә озак еллар буе Республика клиник хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 1993 елның 14 ноябрендә бакыйлыкка күчә.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә Галимҗан Шәрәф яшәгән Жуковский урамының 15 йортында истәлек тактасы эленгән, Буа шәһәрендә галимнең исемен йөртүче урам бар.

Булат Ибраһимов, “Татарлар” гәҗитеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*