tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чалмалар тегүче Дилбәр Закирова: «Килешми дип киләләр, киеп китәләр»
Чалмалар тегүче Дилбәр Закирова: «Килешми дип киләләр, киеп китәләр»

Чалмалар тегүче Дилбәр Закирова: «Килешми дип киләләр, киеп китәләр»

Матурлык тудыру! Соңгы елларда күңелеңә нәрсә хуш килә, шуны киеп йөрү мөмкинлеге бар. Киемгә кытлык юк. Үзеңә туры килерлеген тапсаң, шул җитә. Баш киемнәренең дә җаның теләгәнен сайлап алып була. Әллә кая читкә барып та эзлисе юк, Татарстанда яшәүче оста куллар тегеп сата аларны. Чистайда яшәүче Дилбәр Закирова – шундыйлардан. Ул чалма һәм тюрбаннар тегә.

– Беренче балам белән декретта утырганда, чалма тегә башладым. Ул чакта аларның модага кергән вакыты гына иде әле, – ди Дилбәр. – Электән тегәргә һәвәс булдым. Мәктәптә укыганда ук, хезмәт дәресләрен көтеп ала идем. Тукымаларны бик яраттым. Мин аларга хәтта исемнәр куша идем. Кечкенәдән дус кызларыма күлмәкләр тегеп биргәләдем. Әмма тегүчелеккә укый алмадым, икътисадчы булдым.

Иң беренче хезмәт хакына тегү машинасы ала. Беренче чалмасын апасына тегеп бирә. Шулкадәр матур килеп чыга ул. Дилбәр берне генә түгел, берничәне тегеп куя. Үзенә дә тегә, чалмаларны күп кенә якыннарына да өләшә. Матур баш киемен күреп, Дилбәргә заказлар килә башлый. «Сарафанлы радио» үз эшен эшли. Реклама да кирәк булмый. Бер-бер артлы чалма сораучылар артып кына тора. Соңрак аңа социаль челтәрләр дә ярдәм итә.

– Теккән баш киемнәремне фотога төшереп, заказлар алам дип, үземнең сәхифәләремә куя башладым. 2014 ел ахыры иде бу. Россиянең төрле шәһәрләреннән, хәтта чит илләрдән дә чалма сорап яздылар. Ул елны берүзем тектем. Ничек курыкмыйча тотынганмын инде? Балам кечкенә, машинам юк. Такси белән шәһәрнең бер башыннан икенчесенә тукымага йөрим. Заказларны да балам белән тараттым. Иртәнге сәгать дүрттә ятып, алтыда тора идем. Бер ел буе икешәр сәгать йокладым, – ди ул.

Дилбәр, акчасы җыелгач,  иң беренче эш итеп машина сатып ала. Шуннан соң аның эшләре тагын да яхшырып китә. 7 ел буе өендә чалма һәм тюрбаннар теккән Дилбәр ике ел элек үз цехын ачып җибәрә.

– Берничә тегү машинасы алып куйдым. Ярдәмчеләрем дә бар, – ди ул. – Баш киемнәрем «Дилбәр Закирова» бренды белән атап йөртелә. Үземне танытыр өчен дә күп эшләдем. Еш кына хәйрия ярминкәләренә йөрдем. Хәзер инде мине беләләр. Маркетплейстларга да чыктым. Баш киемнәрен «ОЗОН» һәм «Вайлдберрис»та сатам. Миңа болай эшләү бик ошый. Эш башлаганда, дәүләттән ярдәм алмадым. Үзмәшгуль булып эшләү дә бик уңайлы. Салымнарны вакытында түләп барам. Анысын түләгәч,  эшләү җайлы. Күпме акча киләсен белеп торасың. Көненә 23ләп тюрбан тегәбез. Сатылып та бара.

Дилбәр киләчәктә тагын да күбрәк чалма, тюрбаннар тегәргә җыена. Ирешкән үрләрендә тукталып калырга теләми ул, яңа идеяләр белән яна, тагын да матуррак киемнәр тегәргә ниятли.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*