tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармунчылар җыелган җирдә
Гармунчылар җыелган җирдә

Гармунчылар җыелган җирдә

Гомер буе гармун уйный  белүчеләргә кызыгып,  алардан  көнләшеп  яшәдем. Музыкаль сәләтне  сатып  алып булмый. Тырышып та карадым югыйсә. Ноталарга  карап маташтыргаласам да, гармун бакасын уң яктагы төймәләргә баскач чыккан  тавышка куша  алмадым. Шуңа күрә концерт-фәләнгә барсам, телевизордан карасам, күзем баянчының төймәләр буйлап  йөгергән җитез кулларында. Ничек  ялгыштырмыйлар!

Әле  күптән түгел генә гармунчылар  җыелган җирдә булдым. Алар шулай  очрашкалыйлар икән. Сабага Балтач, Кукмара районнарыннан, хәтта Ульяновскидан да  килгәннәр  иде. Аларны, үзәкләрне өздереп, теттереп гармун  уйнап  каршы  алдылар. Як-якка таралган сихри моңнан баш әйләнде, көй көйгә  ялганды,  күңел кылларына былбыллар кунып тирбәлде. Һәм… шул минутларда төймәләргә дөрес баса белмәгән бармакларымны кисеп ташлыйсы килә башлады. Һаллаһи менә.  Югыйсә гармунчы булмасаң да тормыш бара инде, тик күңел генә башкача  уйлый.

Гармунчылар бергә  җыелса, алар көй белән генә аңлашалар, аралашалар  икән. Берсе  сыздырып  уйнап җибәрсә, икенчесенең шуңа җиңел  генә  кушылып  китүе  миңа могҗиза кебек. Гармунчылар  дуэты аеруча  сокландыра. Әнә Балтачның Карадуган авылыннан килгән Рафил Ибраһимов хромкада теттерә генә. Аңа Иләбәрдән Хәйдәр  кушыла.

“Ике гармун  көйне баета. Һәрберсенең  үз стиле бар. Менә  Хәйдәр  көйне  алып  бара, ә минем  уйнау барыбер икенчерәк. Ул бер төймәгә басканчы, мин ике төймәгә бармак тидерергә  өлгерәм. Бер  гармунда гына баетылган көй   чыгарып булмый. Миңа, уйнарга  өйрәт, дип  еш әйтәләр. Әмма  үзеңдә  моң, сәләт булмаса, хет  чукындыр, бу  мөмкин хәл түгел. Мине дә гармунда  уйнарга беркем дә өйрәтмәде. Алты  яшьлек вакытта күрше  малайның хромкасында  өй нигезенә  утырып, эчемнән җырлап, көй  чыгардым. Аннары әбиебез  абыйга гармун  алып  кайтты. Алмаш-тилмәш  уйныйбыз.  Менә шуннан бирле кулдан гармун  төшкәне юк”,–  дип  аңлатты  Рафил безгә.

Алар Саба районы хакимияте башлыгы булып  эшләгән Рәхимҗан Хөсөеновның абыйсы Шәрифҗан белән бергә  килгәннәр.   Кукмарадан Марс (фамилиясен Макаров дип шаярттылар),  Альфред (анысын уен-көлке белән Якшембитов  дип таныштырдылар), Мөдәррис, Нурулла шулай ук гармунчылар төркеменең активлары икән.

“Безне шушы гармун  берләштергән,– диде Тимершыктан Миннислам  Кәримов аерылмас дусты – хромкасында аккорд биреп.–  Хәзер барыбыз да туганнар шикелле. Ел саен очрашабыз, гомерне  матур хатирәләр белән баетабыз. Гармун  моңннары безне беркайчан  да ташламасын. Яңа  көйләр күңелләрне җилкендерсен”.

Ульяновскидан  килгән  гармунчыларны  каршылау очрашуның апогеясе булды. Зур кунаклар итеп, чәкчәк, җыр белән,  колач  җәеп мин сиңа әйтим. Танышасы  да юк,  чөнки барысы да бер-берләрен   яхшы  белә. Музыка телендә  аңлаштылар. “Җыр-моң тартканга, якын  туганнар  кебек,   ерак  араларны якын итеп,   эшләребезне бер  якка   куеп   киләбез.  Әллә ничә  елга, күпер  үттек. Безне гел чакыралар, әллә  сөйләм телебезне ошаталар. Килмәс  җиреңнән  киләсең. Рухи баеп,  зур энергия  алып  китәбез”,– диде Алсу Айметова. Ул  үзе Татар мәдәният үзәге карамагындагы  “Урама” фольклор ансамбленә йөри. Аларны яңа шәһәрдәге “Ак  калфак”  татар хатын-кызларын оешмасы да берләштерә. Тормыш  иптәше  Фиргать, сеңлесе  Гүзәлия  баянчылар. 2021 елның  маенда бергәләшеп  Кама Тамагына барган булганнар. Үзләрен иркен  сулыш белән яңа дөньяга  кергәндәй хис иткәннәр. Шуннан бирле Татарстанга   сукмаклары  өзелми. Инде Саба ягы кешеләре белән кодалашкач, безнең районга аралар тагын да  якынайган.

Ул кичтә гармуннар  сайрады да,  сайрады, көй  көйгә  ялганды. Моңнары үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китте, тормыш мәшәкатьләрен оныттырды, күңелдә илһам уятты, җыр тудырды. Төрле  төбәкләрдә  яшәүче  милләттәшләребезне берләштерүче, яшәртүче чара булды ул.

Фөнил Мәүлетов. 

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*