tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре очрашуга җыелды
Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре очрашуга җыелды

Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре очрашуга җыелды

Бүген, 11 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул татар активын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үз исеменнән сәламләде. Данис Шакиров җирле оешма җитәкчеләренә алар белән турыдан-туры эшчәнлек алып барачак  хезмәткәр – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповны тәкъдим итте.

-Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре, без сезнең белән һәрдаим очрашырга килештек. Шул ук вакытта ел дәвамында чараларны уздыру белән беррәттән даими рәвештә эшчәнлекне алып бару өчен, без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бу мәсьәләләргә карата җитди карарлар кабул иттек. Шулай ук сезгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповны тәкъдим итәм. Безнең фикеребезчә, татар оешмалары шушы көннән башлап аерым-аерым гына түгел, бердәм булып эшләргә тиеш. Бу вазифаны без Ирек Илдус улына тапшырабыз. Алдагы эшегездә уңышлар телибез, – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Ирек Шәрипов җирле оешма җитәкчеләрен үзе белән таныштырды һәм алда торган эш планнары, актуаль мәсьәләләр турында сөйләде:

– Бөтендөнья татар конгрессы Россия күләмендә иң абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсе, аның эшчәнлеге нәтиҗәсен дөньяның күп тәбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез һәрвакыт тоеп яши. Горурланырга хакыбыз бар. Ата-аналары иҗтимагый эштә катнашкан яки үзләре волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашкан балаларга югары уку йортларына кергәндә юлламалар бирергә кирәк. Шулай ук районнарда төбәкчелек хәрәкәтен оештырып җибәрү кирәк.  Үз гаиләңнең тарихын өйрәнү, нәсел шәҗәрәсен төзү, авыл тарихын язу – бүгенге көндә бик күп кешеләрне кызыксындыра торган тема, – дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Данис Шакиров оешма җитәкчеләренә киләсе елга эш планын “Татарның гамәл стратегиясе” нигезендә төзүне, анда куелган максат һәм бурычларны күз алдында тотарга кирәклеген искәртте. “Әлеге документ сезнең тәкъдим-фикерләрне туплап барлыкка килде, дәүләт программасы булдырылды. Без хәзер шул юнәлештә эшләргә тиеш,”-диде ул.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һ.б. катнашты.

Киңәшмә эшендә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев җитәкчеләрне татар брендлары белән таныштырды:

-Татар брендларына басым ясарга кирәк. Хәзерге вакытта бу эшчәнлек активлаша: татар мамык мендәре, татар мамык шәле, татар атлары һәм башкалар. Бабаларыбыздан калган йолаларыбызны саклап калу, киләчәк буынга җиткерү юлында эшлибез. Шуларның берсе “Каз өмәсе”. Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарьдагы бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивален үткәрәчәк. Шуларны тагын да  популяштырсак иде,- дип ассызыклады Фәрит Уразаев.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов төбәкчеләрнең күз алдында булган ике төп проблема турында сөйләде:

-Бөтендөнья татар конгрессы программасы буенча планга кертелгән чаралар күп. Аларның күбесе Татарстанның көнчыгыш төбәгенә караган. Алтын Урда чорына караган материаллар күп. Әлеге төбәктә Нугай Урдасының да тәэсире нык булган. Кабер ташлары өйрәнелде. Аеруча Азнакай районыныда бик борынгы чорга караган кабер ташлары табылды. Азнакайда авыллар тарихы буенча бик күп китаплар чыкты. Хәзерге вакытты төбәкчеләр төп ике проблеманы күз алдында тота: ул татар авыллары һәм шәхесләре. Татар авылларын саклап калып, аларның тарихын таратырга кирәк. Хәзерге вакытта бу тарафта актив эшчәнлек алып барыла: татар авыллары турында китаплар чыгарыла, конференцияләр үткәрелә. Милләтне шәхесләр таныта диләр. Татар халкының милли горурлыгы булган шәхесләребез турында да онытмасак иде,-диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире Энҗе Шәйхетдинова татар активын Бөтендөнья татар конгрессында чыгып килә торган “Татарлар” газетасы белән таныштырды. Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре арасында бәйге игълан ителәчәген  һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына “Татарлар” гәҗитен иң күп яздыртучы оешма Бөтендөнья татар конгрессы бүләгенә лаек булачагын әйтеп узды.

Шулай ук җыелыш барышында Данис Шакиров җирле оешма җитәкчеләрен 13-15 октябрь көнне узасы “Татарча диктант” акциясендә актив катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*