tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде

Бүген, 11 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килеп җитте. Биредә аны Сочи шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алик Уразаив каршы алды.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Кырым Республикасына да барачак. Анда ул Бахчисарай районының мөстәкыйль административ берәмлек буларак оешуына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашачак. Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов белән һәм Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев белән очрашу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*