tatruen
Баш бит / Слайдер / Азнакай мөхтәсибәтендә семинар-киңәшмә узды
Азнакай мөхтәсибәтендә семинар-киңәшмә узды

Азнакай мөхтәсибәтендә семинар-киңәшмә узды

Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәтендә уку елы башлануы уңаеннан чираттагы семинар-киңәшмә узды. Чарада Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Шәмсетдинов, район һәм шәһәр мәчетләре имамнары, мәчет каршындагы курсларның мөгаллим-мөгаллимәләре катнашты. Семинар мөхтәсибәт эшчәнлегенә багышланды.

Семинарның икенче өлешендә Пәйгамбәребез ﷺ туган айга бәйләп Мәүлид мәҗлесе үтте. Анда Сөннәткә иярү турында вәгазь тыңланды, мөнәҗәтләр, Салаватлар әйтелде.

Озак еллар дини вазыйфалар башкарган юбилярларга хакимият башлыгы М.Шәйдуллин исеменнән мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин исеменнән рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләр һәм шулай ук ару-талуны белмичә, яңгыр, буран дип тормыйча, Аллаһ юлында тырышучы мөгаллим-мөгаллимәләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Азнакай районында 50 мәчет, 1 мәхәллә, 51 имам-хатыйб халыкка хезмәт итә. Мәчет каршындагы курсларда Аллаһ ризалыгы өчен 15 хәзрәт һәм 47 абыстай Ислам диненең кыйммәтләрен халыкка таратып, гыйлем бирә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*