Халыкара академияләр академигы, Казахстанда яшәүче профессор Гриф Хәйруллин фикеренчә, катлаулы чорларда Татарстанның уңышларын саклап калу һәм үстерү, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле.
«Минтимер Шәймиев бүгенге уңышларга нигез салуны оештыра алды, Советлар союзы таркалган шартларда да халыкның борынгыдан килгән эшчәнлеген, күршеләренә дустанә карашын югалтмыйча, туры юлны таба алган кеше булды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, 1992 елда референдумда Татарстан халкы республика суверенлыгын яклап чыкканда гади халык арасында да аңлашылмаучанлык булган. «Республика һәм шәхсән Минтимер Шәймиевкә һөҗүмнәр аз булмады. Шунда да ул дөрес сәясәтне гамәлгә ашыра алды», — дип саный Гриф Хәйруллин.
«Шундый хәлләрдә республиканың башында нык ихтыярлы, халкына таяна алган һәм үзенә ышана торган Минтимер кирәк булгандыр», — диде галим.
Гриф Хәйруллин Минтимер Шәймиевнең читтәге татарларны Татарстанга якынайтуга да зур игътибар белән каравын билгеләп үтте. «Бөтендөнья татар конгрессын гына алыйк. Никадәр чаралар үткәрә алар, татар халкының милли үзаңын үстерүгә күпме көч куя. Бу оешма 1992 елда нәкъ менә Татарстан Президенты Шәймиев указы нигезендә эшли башлаган иде бит», — дип искә алды ул.
«Минтимер Шәймиев үз халкына истә калырлык хезмәт күрсәтте, тарихта киләчәктә дә сакланырлык эз калдырды. Без, татарлар, бүген дә бар, бүген дә яңа үсешләргә омтылабыз. Россиядә генә түгел, Җир шарының башка төбәкләрендә дә менә шушы хакыйкатьне танытуда Шәймиевнең роле бәхәссез», — диде ул.
Зилә Мөбәрәкшина