tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таңсылуның «Төрки йөзләр»е
Таңсылуның «Төрки йөзләр»е

Таңсылуның «Төрки йөзләр»е

Актанышта яшәп иҗат итүче Таңсылу Галимова гаиләдә улын тәрбияләргә дә, кызыклы фотопроектлар белән шөгыльләнергә дә җитешә! Яраткан шөгыле, фотограф эшенең асылы турында ул безгә менә ниләр сөйләде.

Гаиләдә өч бала үстек. Абыем Илнарның эше иҗади юнәлеш белән бәйле түгел. Ә менә апам Гөлнар Юнис – табибә, психология белән бәйле темадагы китаплар да язып, нәшер итте. Аның инстаграм сәхифәсен бихисап хатын-кызлар укый. Әниебез Сәрия һәм әтиебез Энгель безне тырыш шәхесләр булырлык итеп тәрбияләп үстерде. Мин үзем Актаныш урта мәктәбендә укыганда ук музыка мәктәбе каршындагы бию түгәрәгенә йөрдем. Бик күп концертларда катнаштым. Аннары Казан дәүләт финанс институтын тәмамладым һәм берничә ел Казан банкларының берсендә хезмәт куйдым. Бераздан гаиләбез Актанышта төпләнде. Улыбыз Муса бераз үсә төшкәч, саннар белән бәйле һөнәремә кире әйләнеп кайтмадым.

20 яшем тулуга бик яхшы сыйфатлы фотоаппарат бүләк иткәннәр иде, шуннан бирле фотосурәтләргә төшерү шөгылем күңелемне көннән-көн күбрәк били барды. Кайсыбер матур күренешләргә карап алам да күңелемә илһам килә. Фантазия байлыгым җитешле! «Бу очракта менә нинди фотосурәтләр төшереп була бит!» – дим дә, ниндирәк төр фотосессия килеп чыгачагын бик тиз күзаллыйм.

Үзем дә балачактан алып җыр-бию сәнгатенә якын булгач, иҗат кешеләре белән махсус фотосессияләр булдырдым. Алар арасында Уфа биючесе Нәркәс Юлдашеваны фотога төшерү җылы истәлек булып истә калды. Шулай ук күрше республиканың «Росинка» бию ансамбле кызларын да теләп сурәтләдем. Алар Яркәйдән Актанышка Сабан туена килгән иделәр. Аннары блогер Җәннәт Миңһаҗованы, җырчы Оскар Юнысовны төшердем…

Соңгы вакытларда, гомумән дә, милли кием киеп фотога төшерүгә өстенлек бирә башладым, чөнки шундый фотоларга карап сокланучылар саны күбәйде. Сәхнә киемнәрен үземә дә еш кияргә туры килде, ләкин аларның күбесе бик җете төсләрдәге тукымалардан тегелә, билгеле, мондый кием-салым фотосессияләр өчен һич тә кулай түгел. Шуңа күрә берничә милли кием сатып алдырга тәвәккәлләдем, образлар тулы булып килеп чыксын өчен этник бизәнгечләр дә барладым, сөлгеләр, чүлмәкләр кебек өстәмә реквизитлар булдырдым. Мондый миллилек белән берләштерелгән, мәдәният үзенчәлекләребезне күрсәтеп бирү максатына хезмәт иткән проектымның үзенчә аталышы да бар: «Төрки йөзләр». Әлеге проектым  көннән-көн камилләшә, чөнки иҗат энергиямне шушы проектым уңышына юнәлдердем. Милли темадагы фотосурәтләрне интернет сәхифәләрендә дә күреп гаять сокланам! Кайбер фотолар өчен этнодизайнер Илдар Гатауллин иҗат иткән милли киемнәрне кулландым.

Төркия, Бөекбритания, Шотландиягә баргач алган хис-тәэсирләрем дә хәтеремдә, күңелем аларга да әйләнеп кайткалый. Ни дисәң дә, барыбер да үз мәдәниятеңне, үз милли киемнәреңне башка милләт киемнәре белән дә чагыштырып карыйсың. Шулай итеп, татар милли киемнәрендәге үзенчәлекләрне тагын да искәртәсең. Бераздан әлеге милли образларны видеорәт итеп, кыска гына видеоязмалар иҗат итә башладым һәм аларны ошатучылар да тиз табылды. Теләк, башлангыч булса, иҗат алга бара инде ул.

Моңарчы «ZULEYHA BEYLI» брендын булдырып, хатын-кызлар өчен заманча мода таләпләренә туры килгән сумкалар, букчалар да бәйләдем. Алар бары тик трикотаж җепләрдән генә бәйләнгәнгә күрә, үзләренә генә хас булган үзенчәлектә. Бәйләүне хәтта Пәйгамәребез Мөхәммәд (сгс) тә хуплаган бит, бу хакта махсус хәдис тә язып калдырылган әле. Анда хатын-кыз үзе бәйләгән һәрбер күз, һәрбер төен өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләгенә лаек булачак, ә инде ул бәйләгән киемнәрне гаиләсе, балалары кисә, бу хатын-кызга җәннәт насыйп итәр, диелгән әлеге хәдистә.

Энәләр яисә ыргаклар белән бәйләү сәламәтлекне дә ныгыта. Бәйләүне юкка гына «баш мие йогасы» дип атамыйлар! Бәйләү ысулларын Актаныш кызларына да бик теләп өйрәттем, ихтыяҗ булганга күрә, видеоязмаларым-осталык дәресләрем дә бар. Бәйли башларга һичкайчан да соң түгел!

Мин – оптимист, минем кулдагы савыт һәрчак яртылаш тулы!

Зилә Нигъмәтуллина 

idel-tat.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*