tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга барачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга барачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга барачак

16-18 нче гыйнварда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев Уфа шәһәренә бара. Биредә ул Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары А.Ш. Бадранов, Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчелеге, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән рәсми очрашулар уздыра.

Милли Шура рәисе татар оешмалары җитәкчеләре белән дә күрешәчәк. Очрашулардан соң татарлар бергә җыелып,  М. Фәйзи әсәре буенча “Нур” театры артистлары куйган “Галиябану” спектаклен карарга җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*