tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәнне кулдан язучы Артур Писаренко: Кара сыек бал кебек булырга тиеш
Коръәнне кулдан язучы Артур Писаренко: Кара сыек бал кебек булырга тиеш

Коръәнне кулдан язучы Артур Писаренко: Кара сыек бал кебек булырга тиеш

Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башлаган Артур Писаренко каләм белән яза торган кара сыек бал халәтендә булырга тиешлеген әйтте.

«Бу гади кара. Классик кара корымнан ясала, су, куерткычлар, сумала кушыла. Минем укытучым, кара бик сыек бал кебек булырга тиеш, диде. Вакыт белән аның төсе әле тагы да карала. Урта гасыр эшләрен карасак, ул кара кәгазьгә бик каты сеңгәнен күрәбез», — диде Артур Писаренко.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу проектында катнашучы каллиграф Артур — танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы «Ән-Намир әл-Мүхаттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте.

Коръәннең бер битен язу якынча ике көнгә сузыла, Коръәнне башыннан ахырына кадәр ашыкмый гына кулдан язу ике ел вакыт сорый. «Бер биттә 15 юл булырга тиеш. Бу кәгазьнең төренә дә карый: кайвакыт хәрефләр тыгызрак урнаша, кайвакыт иреклерәк языла. Һәр сүрә төрле күләмдә, кайсылары берничә биткә сузыла», — диде.

Артур Писаренко әйтүенчә, Урта гасыр каллиграфиясе бүгенгегә охшамаган.  «Фән алга бара, хәрефләрнең формалашуы шулкадәр катлаулана, аларны шундук идеаль язып та булмый. Тимер каләм белән язам, һәр каллиграф өчен, стиленә карап, каләмнең авышлык почмагы төрлечә. Аның асылы шунда: хәрефне мөмкин кадәр уңайлы итеп язуга көйләнгән булырга тиеш», — дип белдерде хаттат «Татар-информ» хәбәрчесенә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*