tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган як» лауреатлары
«Туган як» лауреатлары

«Туган як» лауреатлары

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы редакциясенең күптәнге күркәм традициясен дәвам итеп һәм Россия матбугаты көненә туры китереп, редакция белән тыгыз иҗади элемтәдә торган, укучыларыбызны – язмалары белән куандырган һәм газиз халкыбыз файдасына эчкерсез хезмәт куеп килгән лауреатларыбызны агымдагы атнада авылла­рына чыгып котладык.

“Туган як” битләрендә хәтер-хатирәләре белән су­гарылган язмалары, тарихи материаллары дөнья күргәне өчен, газетабызның Кави Нәҗми исемендәге чираттагы журналистик премиясе һәм бүләге Ыргу имамы Нәим хәзрәт Бәдретдиновка тапшырылды. Ә “Ел кешесе-2021” исеменә сафаҗайлы Вафа Абдул­ла улы Камалетдинов лаек дип табылды. Бу карар өлкәбездәге иҗтимагый оешмаларыбыз җитәкчеләре фикерен исәпкә алып кылынды.

Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил әфәнде Му­син белдергәнчә, әлеге карарыбыз бигрәк урынлы һәм дөрес, чөнки Вафа абыйның авылдашларының ыруг-тамырларын ачыклауга корылган шәҗәрәләре аркасында бик күпләр, ислам искәрткәнчә, җиде бу­ынга кадәр үз нәсел җепләрен ачыклаган, шул исәптә Рамил Хабиб улы да.

Лауреатларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да эшлекле хезмәттәшлектә торырбыз, дип ышанабыз.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*