tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Сәйлән» балалар җыры фестивале тәмамланды
Татарстанда «Сәйлән» балалар җыры фестивале тәмамланды

Татарстанда «Сәйлән» балалар җыры фестивале тәмамланды

Татарстанда «Шаян ТВ» каналы уздыра торган «Сәйлән» фестивале тәмамланды.

««Сәйлән» фестивале каналыбызның йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!

Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә.

2022 ел да «Сәйлән» йолдызлары өчен профессиональ сәхнәдә башланды! Биш көн рәттән алар Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концертында катнашып, халкыбызның гимны «Туган тел» җырын башкардылар», дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*