tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гумнитар ярдәм Төркиягә килеп җитте
Гумнитар ярдәм Төркиягә килеп җитте

Гумнитар ярдәм Төркиягә килеп җитте

Татарстанда яшәүчеләр Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә җыйган гуманитар ярдәм бүген Төркиянең Адана провинциясенә, бүген, 12 март көнне килеп җитте. Ярдәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән башкарылды. Гуманитар йөкне Төркиягә алып барып тапшыруда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты. Ярдәмне Төркия ягыннан эчке эшләр министрлыгы департаменты җитәкчесе Абдуллах Коркмаз һәм посол Бурджу Чевик каршы алды. Алар Татарстан халкына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*