tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша
Васил Шәйхразыев Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша

Васил Шәйхразыев Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша

Татарстанда яшәүчеләр Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыйды. Йөк бүген Казан аэропортыннан Ил-76 самолетында Төркиянең Адана провинциясенә җибәрелде. Ярдәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән җибәрелә.

Гуманитар йөкне Төркиягә алып барып тапшыруда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Төркиягә оча.

Зыян күрүчеләргә ярдәм Казандагы Төркия Генераль консуллыгы белән берлектә җыелды. Йөкнең гомуми авырлыгы 35 тонна.

6 февральдә Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә җир тетрәде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркия территориясендә 47 932 кеше һәлак булган.

Фото: tatar-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*