Ульяновск шәhәренең Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин тырышлыгы белән гыйбадәтханә карамагында быел да балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагере эшләде.
    Ир балалар hәм кызлар әлеге лагерьга икешәр атна дәвамында бик теләп hәм шатланып йөрделәр. Алар анда гарәп графикасы нигезендә укырга hәм язарга 
Бер тyгел, мең шөкер, бүген без ирекле заманда яшибез hәм көн саен рәхәтләнеп йөрү өчен яраткан урыныбыз – мәhабәт мәчетләребез, гүзeл Аллаhы йортлары бар. Аларның hәркайсында гыйбадәт кылу, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган — уты яна, суы кергән, җәен кондиционерлар эшләп тора. Бу уңайлыклар hәм рәхәтлекләргә ничек инде шөкрана кылмыйсың?! Динебез елдан-ел көчәя бара, вакыт юклыкка сылтамыйча hәм курыкмыйча, укырга да укырга, тырышып гыйлем алырга гына кирәк.

Лагерьның соңгы көнендә балалардан, киләсе елда да мәчеткә йөрергә җыенабыз, безгә монда бик тә ошады, дигән матур сүзләрне ишеткәч, күңелләребез йомшарып китте, күзләребезгә яшьләр тулды…
Талия ИБРАҺИМОВА,
Ульяновск шәhәре.