tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды
Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды

Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды

Кичә Казанда “Крылья Советов” паркында унҗиде төбәктән дүрт йөзләп кеше җыелды. Уникенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале җырлы-биюле уеннар белән ачылды.

Бирегә Ульяновск, Төмән, Свердловск, Перьм, Самара, Марий Эл, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза һәм Татарстаннан татар фольклор коллективлары килгән.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, татар халкының фольклоры юкка чыкмас, чөнки әлеге фестивальда катнашырга теләүчеләр бар. Алар арасында яшьләр дә шактый. Мәсәлән, Пензадан килгән коллективта 14-15 яшьлек кызлар да бар иде.

“Үзебез теләп килдек коллективка, безгә бик ошый”, – ди узган елны әлеге чарада беренче урынны алган Пенза коллективының яшь буын вәкилләре.

“Түгәрәк уен” фестивале 29 августта Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итәчәк. Коллективларның чыгышларына жюри бәя бирәчәк. Жюрида Раилә Гарипова, Риф Гатауллин, Сәгыйть Хәбибуллин, Геннадий Макаров, Лилия Сәрвәрова, Лилия Яфарова һәм Дәүләт Умеров булачак.

30 августта Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале кысаларында “Уйнагыз гармуннар” халык иҗаты фестивале үтәчәк. “Быел аны флэшмоб белән истә калыр дип уйлыйбыз. Сөембикә манарасы кырыеннан Бауман урамының сәгатенә кадәр 1000 гармунчы үтәчәк”, – диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192446/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*