tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш hәм хезмәт ветеранына — 101 яшь!
Сугыш hәм хезмәт ветеранына — 101 яшь!

Сугыш hәм хезмәт ветеранына — 101 яшь!

Кәшаф Шамбазов сугышның беренче көненнән алып Бөек Җиңү көненә кадәр фронтта була. Ул армия сафларында барлыгы сигез ел хезмәт итә. Ә Кызыл Армиягә 1939 елда Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. “Башта илебезнең чик буйларын саклый. Ул вакытта ук инде тирә-юньдә тыныч түгел, ничектер шомлы иде”, ди аксакал, истәлекләре белән бүлешеп.

Бөек Ватан сугышы елларында Кәшаф Шамбазов 2 нче Украина фронты составында, Хәрби-hава көчләренең 43 hәм 93 нче авиация полкларында рядовой укчы-радист булып хезмәт итәргә туры килә. Фашистик Германия Советлар Союзына явызларча hөҗүм иткәннән соң, оста укчы Шамбазов беренчеләрдән булып дошман самолетын бәреп төшерә. Фронтта батырлык hәм зур тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән өчен курку белмәс татар егете Сугышчан Кызыл Байрак (Боевое Красное Знамя) hәм II нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары, «За Победу над Германией» медале hәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. Дәүләт бүләкләре арасында шулай ук Кызыл Байрак ордены да бар, ә ул заманында СССР Хөкүмәтенең иң югары hәм дәрәҗәле бүләге булып саналган.

Йөз дә бер яшьлек милләттәшебезнең биш бертуганы да фашистларга каршы чын батырларча сугышалар hәм барысы да туган якларына исән-имин әйләнеп кайталар. Кәшаф ага туып үскән гаилә сокланырлык дәрәҗәдә ныклы, тырыш hәм эшчән була.  Узган гасырның утызынчы еллары ахырында Иске Төгәлбуга авылында көн күрүче әтисе Галәутдин Шамбазовка «кулак» ярлыгы тагып hәм нахакка рәнҗетеп, бөтен мал-мөлкәтен, байлыгын көчләп тартып алуларын яхшы хәтерли ул. Ә барлыкта-муллыкта яшәүләренең сере бик тә гади була: дус-тату гаилә бернинди авыр эштән дә курыкмыйча hәм ялчылар тотмыйча, көне-төне кырдан кайтып кермичә, үзләре тир түгәләр.

Бүген дә хөрмәтле Кәшаф аганың зур, кунакчыл өеннән беркайчан да кеше өзелеп тормый — балалары, оныклары hәм күп санлы оныкчыклары хәл белергә килеп йөриләр.

  • Карчыгым исән вакытта сугыштан соңгы еллардагы нужалы hәм газаплы тормышны, авылда торуыбыз, аннары шәhәргә күченеп килүебез hәм Мәләкәснең кузов арматурасы заводына (хәзер — ДААЗ) эшкә урнашуыбыз турында еш искә төшереп сөйли идек. Мине баштан ук литейкага алдылар hәм шуннан пенсиягә дә чыктым. Иң авыр саналган беренче участокта хезмәт иттем, анда бары тик көч-куәтле ир-атларны гына алалар иде. Бүген безнең эшебезне балаларыбыз hәм оныкларыбыз лаеклы рәвештә дәвам итәләр,- ди Кәшаф ага.

Сугыш hәм хезмәт ветеранының озак яшәү сере дә ачыкланды. Ул бала вакыттан бирле умартачылык белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Беркайчан да аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, көне-төне армый-талмый эшләгән, гаиләсе өчен яшәгән, балаларына hәм оныкларына мөмкин булган кадәр булышкан. Дәүләтебез менә шундый гади, катлаулы язмышлы, хезмәт сөючән, намуслы hәм ачык йөзле, киң күңелле кешеләргә таянып яши дә инде. Алар — илебезнең төп терәге hәм ышанычы.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*