tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мир” кинотеатрында “Байгал” фильмын күрсәтәчәкләр
“Мир” кинотеатрында “Байгал” фильмын күрсәтәчәкләр

“Мир” кинотеатрында “Байгал” фильмын күрсәтәчәкләр

Бүген, 18.00 сәгатьттә Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында Илдар Ягәфәровның “Байгал” фильмын күрсәтәчәкләр. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев. Кинофильм кайчандыр Татарстан сулыкларында яшәгән зур балык – Байгал турындагы мифка корылган. Әлеге балыкны күргән кешенең хыяллары тормышка ашкан. Тора-бара әлеге балык юкка чыккан, чөнки кешеләр аңа ышанудан туктаганнар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 23-31 август көннәрендә Татарстан киносы көннәре уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*