tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мадьяр кызы Оршойа Кишш: «Татарча исемем – Айшә»
Мадьяр кызы Оршойа Кишш: «Татарча исемем – Айшә»

Мадьяр кызы Оршойа Кишш: «Татарча исемем – Айшә»

Кайберләре, татар теле һәм әдәбияты буен­ча ел саен уздырыла торган халыкара олимпиадада катнашып, җиңүләр яулый. Берничә ел элек Япония егете Юто Хисияма әлеге олимпиада­да уңышка ирешеп, татарча матур сөйләшүе, язуы белән рес­публика Президенты Рөстәм Миңнехановны да шакка­тырган иде.

Шөкер, мондый матур күренешләр бүген дә дәвам итә. Шундыйларның берсе белән безгә очрашырга һәм әңгәмә корырга насыйп булды. Таныш булыгыз – венгр-мадьяр кызы Оршойа Кишш. Аңа – 22 яшь. Соңгы ике елда татар телен камил белү дәрәҗәсендә өйрәнгән, матур итеп, төзек җөмләләр белән сөйләшә.

– Оршойа, татар телен өйрәнү теләге ничегрәк туды? Ике ел эчендә шулай матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәнү өчен күп тырышлык кирәк булгандыр бит…

– Мин – чып-чын венгр-мадьяр кызы, Венгриядә туып-үстем. Будапештта гимназиядә укыдым. Гимназиядә укыганда, чит телләр белән кызыксыну уяна башлаган иде инде. Инглиз телен ныклап өйрәндем, алман телен дә үзләштердем. Төрек теле белән кызыксындым. 16 яшемдә чит илләрдәге уку йортлары белән шәкертләр алмашу программасы барлыгы мәгълүм булгач, һич тә икеләнмичә, Финляндиядә укуымны дәвам итәргә карар кылдым. Финляндиядә белем бирү сис­темасы дөньяда иң алдынгылардан санала. Биредә укучыга белем бирү, аны үстерү өчен мөмкинлекләр шактый югары куелган. Венгр теле фин-угор телләре төркеменә кергәч, миңа бу мохиттә укуы җиңелрәк тә тоелды кебек. Шуңа да, гимназияне тәмамлагач, Хельсинки университетына укырга кердем. Әлбәттә, телләр белән кызыксынуымны дәвам иттем. Фин телен үзләштердем, эстон теле белән кызыксына башладым, аннары чират мари һәм чуваш телләренә җитте.

– Татар теле белән кайчанрак кызыксына башладыгыз?

– Хельсинкида ике ел элек мине фин татарлары гаиләсенә эшкә чакырдылар, гаиләдәге балаларны тәрбия кылуда булышу максаты белән, гувернантка сыйфатында эш тәкъдим иттеләр. Татарлар белән тәүге тапкыр танышу әнә шунда башланды. Әлеге гаилә мохитенә бик җиңел кереп киттем. Алар бик зыялы, инсафлы кешеләр иде. Миңа мөгамәләләре бик әйбәт булды. Татар теле белән кызыксына, үзлегемнән өйрәнә башладым. Өйрәнүләрем гомумән татар халкы белән кызыксынуга алып килде. Аларның тарихын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен нык­лап өйрәнү теләге туды. Һәм үзем өчен бер яңалык ачтым.

Татарлар турында кызыксынуым көннән-көн арта гына бара. Быел Финляндиядә яшәүче татар гаиләсе Фазилә һәм Шамил Насрытдиннәр мине үзләренең тарихи Ватаннарына – Сергач якларына кунакка чакыр­гач, бик теләп риза булдым. Аларга ияреп, Россиягә килдем. Сергач якларында, мишәр татарлары арасында кунакта булдым, аларның тормышын өйрәнер, үз күзләрем белән күрер һәм гыйлемнәремне арттырыр өчен, менә дигән форсат булды. Беләсезме, татарлар хәтта минем исемемне дә татарчалаштыр­дылар бит әле, Оршойа исеме татарның Айшәсенә охшаган булгач, миңа күбрәк шул исемдә – Айшә, Айшук дип эндәштеләр.

Финляндия татарлары сөйләме белән Сергач татарларыныкы арасында берникадәр аермалыклар бар. Финляндиядә сөйләм, җирле сөйләмгә ярашып, бераз катырак яңгырый, авазлар әйтелеше башкачарак. Ә сергач мишәрләрендә сөйләмдә күбрәк рус сүзләрен, терминнарын да кушып сөйләшү нык таралган икән, шуңа да кайбер җөмләләрне аңламый идем. Ике атна чамасы Сергач якларында кунак булдым, татарларның кунакчыллыгына тагын бер кат сок­ландым, милли ризыклардан авыз иттем, тормыш-көнкүрешләрен өйрәндем. Һәм, әлбәттә инде, бу мохиттә телем дә чарланды.

Татарлар белән кызыксынуым көчле булганга, аларның тарихи ватаннары саналган Казанны да барып күрәсем килде. Шуңа да сәфәремне Татарстанга дәвам иттем. Казан турында укып, ишетеп кенә белә идем. Барысын да үз күзләрем белән барып күрәсем килде.

Атаклы Казан университетына кереп, андагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары белән танышу да күңелемә хуш килде. Татар телен укыту үзенчәлекләре, методикасы белән таныштым. Укытучылар миңа төпле киңәшләрен бирделәр, үз эшләренең методикасы турында сөйләделәр. Миңа болар киләчәктә фәнни эшчәнлегемне дәвам иткәндә кирәк булыр, дип уйлыйм…

Фәрит Нурмөхәммәтов

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*