Хөрмәтле милләттәшләр!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2022нче ел белән котлыйм! Тагын бер елны тарихта калдырып, алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңел түребездә ышаныч уты сүнмәсен. Яңа ел гаиләләргә тынычлык, hәр йортка иминлек, муллык hәм бәхет-шатлыклар китерсен иде. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек hәм күңел көрлеге телим. Ил-көнебез тыныч, киләчәккә барыр юлларыбыз киң булсын. Яна еллар мөбарәк булсын!
Гүзәл Дасаева,
Сочи шәһәренең «Ак калфак» татар
хатын-кызлары җәмгыяте әгъзасы,
Сочи шәһәренең «Минем Россия»
мәдәни-этнография комплексында
«Казан» павильоны җитәкчесе,
ТР һөнәрчелек палатасы әгъзасы,
керамика һәм рәсем ясау остасы