tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2022 ел уңаеннан котлавы
В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2022 ел уңаеннан котлавы

В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2022 ел уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Үтеп баручы ел үзенең шатлыклары һәм сагышлары, табышлары һәм югалтулары белән тарихка күчә. Без Яңа 2022 елга аяк басабыз. Коронавирус пандемиясе Татар конгрессының кайбер чараларына аяк чалса да, узып баручы елда без кулдан килгәнчә милләттәшләребез белән янәшә булырга көч таптык.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше Яңа 2022 елда «Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә» шигаре астында оештырылачак. Татар халкы «Күмәк күтәрсә, күлне күчерер» дип очраклы гына әйтми, шуңа күрә безнең бердәмлек милләтебезнең якты киләчәге өчен маяк булып тора.
Кадерле дуслар, 2022 ел барыбызга да саулык-сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек һәм тынычлык алып килсен. Бер-беребезнең кадерен белеп, тигезлектә, муллыкта яшик. Эшегездә зур уңышлар, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим! Яңа 2022 ел котлы булсын!

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*