Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Дасаева: “Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң булсын”
Гүзәл Дасаева: “Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң булсын”

Гүзәл Дасаева: “Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң булсын”

Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2022нче ел белән котлыйм! Тагын бер елны тарихта калдырып, алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңел түребездә ышаныч уты сүнмәсен. Яңа ел гаиләләргә тынычлык, hәр йортка иминлек, муллык hәм бәхет-шатлыклар китерсен иде. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек hәм күңел көрлеге телим. Ил-көнебез тыныч, киләчәккә барыр юлларыбыз киң булсын.  Яна еллар мөбарәк булсын!

Гүзәл Дасаева,
Сочи шәһәренең «Ак калфак» татар
хатын-кызлары җәмгыяте әгъзасы,
Сочи шәһәренең «Минем Россия»
мәдәни-этнография комплексында
«Казан» павильоны җитәкчесе,

ТР һөнәрчелек палатасы әгъзасы,
керамика һәм рәсем ясау остасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*