Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узучы Милли Шура утырышы барышында Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркем булдырылды. Алар халык санын алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча шөгыльләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020нче елның август аенда узган Милләт Җыенында «Татарлар: Гамәл стратегиясе» кабул ителгән иде. Әлеге документ нигезендә, Милли Шура халык санын алу кампаниясенә әзерлек эшләрен алып бара.
Утырышта Милли Шура әгъзаларыннан торган 7 эшче төркемнең җитәкчеләре дә билгеләнде:
- Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү
җитәкче – Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы;
- Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы
җитәкче – Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы;
- Милли мәгариф һәм фән
җитәкче – Заһидуллина Дания Фатыйх кызы;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары
җитәкче – Әминов Илшат Юныс улы;
- Аналитика һәм мониторинг
җитәкче – Исхаков Дамир Мәүләви улы;
- Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру
җитәкче – Уразаев Фәрит Язкәр улы;
- Татар яшьләре белән эшләү
җитәкче – Мөслимова Ленария Радик кызы.
Әлеге 7 эшче төркемнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре ай саен Милли Шураның чираттан тыш утырышларында каралачак. Шулай ук, һәрбер эшче төркемгә Конгрессның Башкарма комитетыннан җаваплы хезмәткәр билгеләнәчәк.